Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаррахов: Яңа локдаун икътисад һәм халык өчен фаҗига булачак

Катгый чикләүләрне булдырмау өчен табибларның ковидка каршы киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыклады депутат.

Илдә катгый коронавирус чикләүләрне кабатлау чын икътисади һәлакәткә әйләнәчәк. Яңа милли локдауннан качу өчен, врачларның киңәшләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк: битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга, кулларны юарга һәм социаль элемтәләр санын киметергә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә һәм дөньяда коронавирус йоктыручылар санының шактый артуы күзәтелә. Әмма бу эпидемиянең икенче дулкыны түгел, ә беренчесенең дәвамы гына.

"Мөгаен, бу җәй көне тыныч узган авыруның төгәлләнмәгән беренче пигы булса кирәк, әмма яңадан сизелерлек үсә башлады", - дип ассызыклады парламентарий.

Ул узган айларда табиблар вируска нәтиҗәле каршы торырга өйрәнде, дип өстәде. Һәм әлегә, узган язда булган кебек, бөтен тормышны "катыру" турында сөйләргә иртәрәк.

"Чөнки локдаунның икътисади нәтиҗәләре аерым гражданин өчен дә (хезмәт хакын түләмәү рәвешендә), шулай ук, барлык дәүләтләр икътисады өчен дә фаҗигале", - дип билгеләде Фаррахов.

Аның сүзләренчә, куркыныч язгы сценарийдан котылу мөмкинлеге турыдан-туры кешеләрнең табиблар биргән гади киңәшләрне үтәвенә бәйле.

"Локдаунны кертмәү мөмкинлеге койка фондының тулылыгына бәйле. Ә коронавирусны йоктыручылар, шул исәптән авырлары да, күпме булачагы инде безнең үзебездән, һәрберебездән тора. Нәкъ менә шуңа күрә медикларның барлык антиковид киңәшләрен үтәү мөһим. Ахыр чиктә безнең икътисади иминлегебез шуңа бәйле», - дип йомгаклады Айрат Фәррахов.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев