Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Биредә узган һәр мизгелне сагынырмын»

Студентлар көне дию­гә, күпләр үзенең күңел дәфтә­рендәге иң күңелле чакларын хәтердән уздыра. Бүгенге студентлар ничек яши? Яшьлекнең иң гүзәл сәхифәләре язылган чор ничек уза? Шулар хакында сөйләшергә теләп Саба аграр көллиятенә юл тоттык.

undefined

Уку йортына аяк басуга, биредәге эчке тәртип яхшы күзаллана. Ишек төбендә дежур егет каршылап, нинди мәсьәлә белән йөрүең белән кызыксынмыйча, эчкә уздырмый. Таныш кеше булмасаң да, бердәй парад киемендәге студентлар берәм-берәм синең белән исәнләшеп узалар. Кыс­касы, студентларның белемле итү генә түгел, тәрбия юнәлешенә дә зур игътибар бирелүе яхшы аңлашыла. Кайлардан гына җыйналмаган алар монда: Саба, Теләче, Балтач, Арча, Кукмара, Киров өлкәсе, Казан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдән килеп белем алалар. Студентларның 230ы көллиятнең тулай торагында яши. Һәр шимбә автобуслар 5 маршрут – Теләче, Кукмара, Арча, Балтач, Чепья авыллары буенча өйләренә озаталар. Студентларның һәр иртәсе 3 километр йөгерүдән башлана. Аннан спортзалда физик күнегүләр, йога дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов студентларга үз үрнәге белән раслый. «Йоганың сәламәтлеккә файдасын үз мисалымда яхшы сынадым. Сәламәтлегемне йога күнегүләре белән ныгытып, шуны һәр студентка җиткерү – төп максатым. Бала тәрбияләүдә вак мәсьәлә юк, диләр. Бу студентлар тормышына да туры килә. Коллективның уртак максаты – һәръяктан камил шәхесләр тәрбияләү. Белемле булу гына җитми, кеше беренче чиратта тәрбияле һәм сәламәт булырга тиеш. Без шуңа омтылабыз», – ди Закирҗан Миннемулла улы. Омтылып кына калмыйлар, шуңа ирешәләр дә. Йога күнегүләренең организмга энергия чыганагы булуын студентлар да, укытучылар да инде күптән аңлап өлгергән. «Мин 2016 елда бирегә эшкә килгәндә 89 килограмм идем. Бүген үлчәү 76ны күрсәтә. Җитәкчебез Закирҗан Миннемулловичның спортка бирелгәнлеген күреп, бу сыйфатларны үземә дә күчердем. Йоганың файдасы галимнәр тарафыннан расланган. Аны аңлый белергә һәм тоярга кирәк», – ди көллият эшчәнлеге белән таныштырган укытучы Айдар Шәмсевәлиев. Уку йортындагы һәр чара студентларны бар яктан камилләшкән шәхесләр итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Җитәкче әйтүенчә, гади генә күренгән алымнар да укучыларны үз-үзләрен тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Мәсәлән, һәр иртәдә дәресләр башланганчы бер группа концерт номерлары белән чыгыш ясый. Бу студентларны аудитория алдында дөрес тотарга, аралашырга өйрәтә, ышаныч өсти, шул ук вакытта сәләтеңне башкаларга күрсәтү мөмкинлеге бирә. Саба аграр көллиятендә укыган һәр студент этикет кагыйдәләрен -- пычак, аш калагының тәлинкәнең уң ягында, чәнечке сул ягында булырга тиешлеген яхшы белә. Көнгә дүрт тапкыр туклыклы, файдалы ризыклар белән бергә һәр студентка С витамины да бирелә. Җәйге каникулда һәр студент шифалы дару үләннәре әзерләп килеп, ел дәвамында шуннан дәва алалар. Быел исә суык тиеп сирәк авыруларын аларның файдасыннан күрәләр.

undefined

«Студентларның бар яктан да сәләтен үстерергә бөтен мөмкинлекләр булдырылган, 27 юнәлештәге түгәрәк эшли. Гәүдәгә хәрәкәтләнү кирәк булган кебек, баш миенә дә разминка кирәк. Шуңа шахмат уенына басым ясый башладык. Укучылар өчен бу уен төре уйлау сәләтен үстерә, алга карап фикер йөртергә өйрәтә. Кеше үз-үзен үстергәндә генә камил шәхес булып формалаша», – ди Закирҗан Бикмөхәммәтов.

Студентлар урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында узучы төрле республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, «Эш башлаучы фермер» дип аталган халыкара бизнес уеннарында республика турын узып, федераль дәрәҗәгә чыктылар. 15 майда Мәскәүдә узачак финал уеннарында көллият студенты Милена Салихова бизнес план проектын яклаячак. «Юнармия» буенча ярышта ике ел рәттән 1 урын, 2020 елда «Готов к труду и обороне!» бәйгесендә 2 урын алуга ирешкәннәр. Шулай ук «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) дип аталган төбәкара чемпионатта да дүрт юнәлештә призлы урыннар яулаганнар.

undefined

«Мин биредә укуым белән бик бәхетле. Башта музыка укытучысы булырга уйлаган идем. Биредә дә музыкага зур игътибар бирелгәнлекне ишеткәч, көллиятне сайладым. Студент булгач, элек игътибар да итмәгән сыйфатларны бәяләргә өйрәндем. Мәсәлән, бердәмлек, сабырлык, теләсә нинди очракта кеше булып кала алу, үзеңнең хыялыңны тормышка ашыру өчен бөтен киртәләрне узып, максатына ирешү һәм башкалар. Бу уку йортына бик рәхмәтлемен», – ди Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән Камилә Әхмәдуллина. Анын сүзләрен Киров өлкәсенең Сосновка шәһәре кызы Алинә Хә­бирова да куәтли, Балтачтан Гөлшат Павлова да Саба аг­рар көллиятен сайлавына бик шат. «Абыемның хатыны биредә укыды. Ул бик мактап сөйләгәч, мин дә килергә уйладым. Дисциплина бик ошый. Ул кешене үстерергә, камилләшергә ярдәм итә. Спорт ягыннан да бик көчле. Сәхнәдә булу сәләтләребезне ачарга ярдәм итә. Мин биредә узган һәр мизгелне сагынырмын”, – ди быел кулына бухгалтерлык дипломы алачак кыз. Көллияттә укучы студент егетләр дә дисциплинаның нык булуыннан бик канәгать. «1курста гына кыенрак булды. Ияләнгәч, һәрбер кертелгән тәртипнең студентлар өчен икәнлеген аңлыйсың. Безгә хәзер биредә өйдәге кебек инде. Яңа дуслар таптык. Укытучыларыбызга рәхмәтебез зур», –диләр Балтачтан килгән Дәниф Һадиев, Риназ Алексеев.

Көллияттә хисапчы-икътисадчы, техник- механик, электрик һөнәрләрен 373 студент үзләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев