25 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Авариядә тагын бала үлгән: бу юлы 4 айлык
ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 24 гыйнварда Чаллы-Сарман юлында булган.
-
26 гыйнварда бераз кар явачак
Һава температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр булачак.
-
Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу уздырачак
Ведомствода каршылык акциясендә катнашырга карар кылган яшьләрнең фикерен ишетергә телиләр.
-
Бер йотым купорос һәм эт уколы: врач бәйрәмнәрдә гадәти булмаган топ 10 агулануны атады
Токсикологлар ялгышлык белән дару һәм химреагентлар кулланган бәхетсез татарстанлыларны коткарып кала алган.
-
Балалар иҗат үзәгендә семинар-практикум
Балалар иҗат үзәгенең агымдагы уку елы планы нигезендә 22 нче гыйнвар көнне, район мәктәпләре базасында эшләп килүче «Точка роста» белем бирү үзәкләренең җаваплы педагоглары өчен семинар – практикум булып узды. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Семинар-практикумда катнашучылар робототехника, виртуаль кзлек, квадрокоптерлар, 3Д модельләштерү өлкәләрендәге эшчәнлек тәҗрибәләре белән бүлеште.
-
Татарстан Президенты медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады
Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.
-
Бүген Саба аграр көллиятенә Арча педагогика көллияте студентлары очрашуга килде
Бүген Саба аграр көллиятенә Арча педагогика көллиятенең музыка, физик культура факультетларында белем алучы студентлар очрашуга килде. Алар Саба аграр көллиятенең эшчәнлеге, матди - техник базасы белән таныштылар. 25 гыйнвар, студентлар көнендә үткәрелгән бу очрашу ике як өчен дә файдалы һәм кызыклы булды.
-
Юлбат мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан танып-белү бәйгесе
Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең 23 нче гыйнвар планы нигезендә, студентлар көне уңаеннан, танып-белү бәйгесе үткәрелде. Чараның тематикасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Кичәге, бүгенге һәм булачак студентлар бәйге барышында үзләренең белемнәрен барлап, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын исбатлап, куп төрле биремнәрне үти алдылар. Бер сорау да җавапсыз калмады. Чара бер сулышта, күңелле, эшлекле үтте.
-
Казанда бер көн эчендә өч кеше түбәдән боз төшү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган
Синоптиклар элегрәк көннәрнең җылытуы һәм явым-төшемнәр сәбәпле түбәләрдән боз төшү ихтималы хакында кисәткән иде.
-
Яшьтәшемне юксыну
Без яшьтәшем Нәкыйп белән Чулпыч чирәмендә әүмәкләшеп уйнап үстек. Мәктәптә бер партада утырдык. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, колхоз җитәкчеләре икебезне дә кәнсәләргә чакырып алдылар да, түләүнең әйбәт булачагына ышандырып, сарык көтүе тапшырдылар. Иртән 450 сарыкны санап чыгаралар да, кичен санап алалар. Малларны исән-имин аранга ябу безнең өчен зур бәйрәм була иде. Көтүнең авырлыгын иңенә көне буе чыбыркы асып йөргән кеше генә белә. Исеме дә “көтү” бит. Анда вакыт ташбака тизлеге белән генә үтә.
-
Хәбиб Нурмагомедов футболчы булу теләген белдерде
Узган елның октябрендә Нурмагомедов, Әбү-Дабида узган катнаш көрәш турнирында Америка спортчысы Джастин Гэтжины отып, үз карьерасында 29 тапкыр рәттән җиңү яулады.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен музыкаль уеннар
«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен музыкаль уеннар уздырыла. Музыка балаларның фикеренә уңай йогынты ясый. Балалар зур сизгерлеккә ия, шуңа күрә өлкәннәр белән чагыштырганда, музыканы нәтиҗәлерәк кабул итәргә сәләтле. Ә балалар өчен музыкаль уеннар шул рәвешле бай көйләр дөньясына күпер булып тора.
-
Тенеки авылында яшәүче Муллыева Сания Муллый кызына - 90 яшь
Тенеки авылында яшәүче Муллыева Сания Муллый кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.
-
Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 21,9 млрд сум юнәлдереләчәк
Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчаларны уңайлы мохит булдыру, төзелеш һәм башка проектларга юнәлдерәчәкләр.
-
Габделганиев интернет-сәүдәнең Кытай тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте
Татарстанның 12 меңнән артык компаниясенең маркетплейслар аша сәүдә потенциалы югары.