Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

26 гыйнварда бераз кар явачак

Һава температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр булачак.

26-нчы гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар, юеш кар явачак, төннәрен аерым районнарда томан. Җил көньяктан уртача, көндез көньяктан көнбатышка таба күчүче уртача. Төнлә 2-4 градус салкын, көндез – нульдән минус 2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.

Гомумән алганда, Татарстан буенча болытлы булачак, көндез аязучан, урыны белән бераз юеш кар явачак. Аерым районнарда томан булуы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә 2-7 градус аралыгында салкын, көндез – минус 4 градустан +1 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев