Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Авариядә тагын бала үлгән: бу юлы 4 айлык

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 24 гыйнварда Чаллы-Сарман юлында булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән. Бәрелү вакытында ана баланы кулында тоткан булган. Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән. Юлларда вәзгыятьнең катлаулануыннан чыгып, 26 гыйнвардан республикада “Бала – төп пассажир” оператив-профилактика чарасы игълан ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев