Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда бер көн эчендә өч кеше түбәдән боз төшү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган

Синоптиклар элегрәк көннәрнең җылытуы һәм явым-төшемнәр сәбәпле түбәләрдән боз төшү ихтималы хакында кисәткән иде.

Казанда бер көн эчендә өч кеше түбәдән боз төшү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган.

«Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч очракның барысы да якшәмбе көнне, 24 гыйнварда башкалада булган. Зыян күрүчеләрнең бөтенесе дә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.

61 яшьлек ир-атның, түбәдән боз төшеп, борыны җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, түбәдән төшкән кар 53 яшьлек хатын-кызның умрау сөяген сындырган. 17 яшьлек үсмернең йорт түбәсеннән боз сөңгесе төшү нәтиҗәсендә баш мие селкенгән.

ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, шәһәр прокуратурасы әлеге очраклар уңаеннан тикшерү эшләрен башлаган. Аерым алганда, кешеләр кайсы идарәче компанияләрнең территориясендә җәрәхәт алган булса, шул оешмаларның эшен тикшерәчәкләр.

«Идарәче компанияләр яки административ биналарның милекчеләре куркыныч участокларны вакытында ябарга, йорт түбәләрен кар һәм боздан чистартуны кайгыртырга тиеш. Бу җирле әһәмияткә ия мәсьәлә, шуңа күрә муниципаль хакимият органнары тарафыннан тиешле контроль тәэмин ителүе шарт», - дип хәбәр итте Руслан Галиев. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев