Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бистәне “авыл”лаштырган фермер

Иштуганда Илфат Әхмәдуллин гаиләсе белән терлекләр үстерә.

undefined

Башкарма комитет җитәк­чесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов “Сабам өчен хезмәт итәм” рубрикасының чираттагы чыгарылышына Илфат Әхмәдуллинны тәкъдим иткәч, Иштуганга юл тоттык. Тимер юл буена урнашкан бу торак пункт тарихи белешмәләрдә “бистә” буларак телгә алына. Ягъни халкының төп шөгыле җир, мал-туарга бәйле авыл түгел. Илфат исә башкачарак уйлый: бистә традицияләрен үзгәртеп, фермерлык юлыннан китә. Хөкүмәт мал асраучыларга күпмедер булыша бит, менә шуның йогынтысы инде бу. “Бер сыерыбыз бар иде. Мин декретка чыккач, тагын бер сыер алдык. Биш сыерлыларга сөт саву аппараты бирәләр дип ишеткәч, аларның санын бишкә җиткердек. Менә шуннан китте инде. Үгезләр дә асрый идек. Итен саттык та, абзар салдык”,– дип сөйләп китте Илфатның тормыш иптәше Тәнзилә. Хатын-кыз сүзгә остарак бит ул. Шуның өстенә ул фермер хуҗалыгының исәбен алып баручы да. Тәнзилә – Иштуганнан 12 чакрымдагы Сабанчино авылы кызы. Кияүгә чыкканчы Кукмара районында бухгалтер булып эшләгән, шуңа да документлаштыруны ул алып бара.

Печән чабып үскән Илфат исә Лубян урман хуҗалыгы техникумында белем алган. Башта элеваторда эшләгән, Юлбатта кирпеч тә суккан. Аннары, болай йөреп булмас дип, үз эшен булдырырга карар итә. Тарихы – язма башын­да Тәнзилә сөйләгәнчә. Алга таба хуҗалыкны киңәйтү өчен дәүләтнең тагын бер яр­дәменнән файдаланалар: 8 сыер асраучыларга бирелгән субсидияне алалар. Үзләренә АПК программасына таянып йорт та төзеп чыгалар. Янәшәдә Саба урман хуҗалыгының бушап калган терлекләр торагы урнашкан. Җитәкчеләре белән сөйләшеп, малларның бер өлешен шунда урнаштыралар. Хөкүмәт тә авылны үстерү өчен яңа программалар чыгарып тора. "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" дигәне гамәлгә керә. Әхмәдуллиннар шул программа нигезендә 2018 елда, район җитәкчеләре кайгыртуын тоеп, 50 баш мөгезле эре терлек симертү буенча терлекчелек фермасы төзүгә дәүләт ярдәме ала. Шулай итеп, иске торак янәшәсендә 520 квад­рат метрлы яңа бина төзелә. Хәзер анда “Герефорд” ит токымлы үгезләр тоталар. Арендага алынган җирләрендә терлек азыгы әзерлиләр.

Әлбәттә, терлекләрне симертү белән генә эш бетми. Кулга акча керсен өчен җитештергән продукцияне үтемле итеп сата белергә дә кирәк. Әхмә­дул­линнар үгезләрне Кукмара районындагы сугым цехына тапшыра һәм акчасын итләтә алалар. “Узган ел агропаркта үз сәүдә ноктабызны да ачарга уйладык. Базар администраторы башта рәсмиләштермичә генә сатып карарга тәкъдим итте. Көзге чорда ике атнага бер бардык. Бер түшкәне “ә” дигәнче сатып бетерә идек. Визиткалар тараттык, үз клиентларыбыз барлыкка килде. Бигрәк тә өлкән апалар үз итте. Нигә атна саен барасы түгел икән диешә идек. Кызганыч, быел коронавирус хыялга аяк чалды”,– ди Илфат. Әхмәдуллиннар сыерлар да тоталар, хәзерге вакытта көн саен 260-270 литр сөт саталар һәм акча туплап, киләчәктә ит эшкәртү цехы ачу турында да уйлыйлар. “Моңарчы бар хыяллар тормышка ашып бара иде, бәлки барып чыгар”,– диләр оптимист Әхмәдуллиннар. Иштуганга баруыбыз фермерлар көненә туры килде. “Һәр районда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм үз туган авылларында яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, фермерлар бар”,– диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге бәйрәм уңаеннан үзенең котлавында. Шуларның берсе булган Илфат Әхмәдуллин да республика халкын фермер продукциясе белән тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәткә лаеклы.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев