БӘХЕТСЕЗЛЕК ЕРАК ЙӨРСЕН
Бәла аяк астында, диләр. Таеп егылулар, биеклектән егылып төшүләр, ни кызганыч, булып тора.
Татарстан имгәнүләр саны югары булган төбәкләр исемлегенә керә икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яшәүче һәр унынчы кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була. Производствода алынган имгәнүләр төзелеш тармагында аеруча күп. Хезмәтне саклау җәһәтеннән төзү-монтаж эшләре иң куркыныч участок санала. Быел, мәсәлән, районыбызда август аенда терлек торагы түбәсендә эшләгәндә 6 метр биеклектән бетон идәнгә егылып төшеп, 61 яшьлек ир кеше үлемгә китерерлек авыр тән җәрәхәтләре алды. Аның бернинди махсус киемсез һәм саклык троссы эләктермичә металл каркасны кискән вакыты булган. Әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә. Шуңа охшаш хәл: күптән түгел генә Явлаштау авылында да 1969 елгы ир түбәдән егылып төшеп нык имгәнү алган. Мишәбаш авылында да шундый күңелсезлек булган.
Башка тармакларга килгәндә, 24 июльдә Иләбәр ярдәмче станциясе биләмәсендә фаҗигале хәл килеп чыкты. Ток сугудан 2нче разрядлы яшь электрчы слесарьның тәне 69 процент пешә. Нәтиҗәдә ул ике көннән хастаханәдә вафат була. Район прокуратурасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлмәве факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Гомумән, район үзәк хастаханәсе “Ашыгыч ярдәм” бүлеге хезмәткәре әйтүенчә, имгәнү, тән җәрәхәтләре алулар буенча мөрәҗәгатьләр саны кан басымы күтәрелүгә кагылышлы шалтыратулардан кала, икенче урында тора. Быел бүлеккә шундый 742 мөрәҗәгать кергән. Күбесе – киселү, сыну, җилкә чыгу, буын тайдыру очраклары. Аеруча нык имгәнүчеләр Казанга җибәрелә һәм әлеге очраклар турында полициягә хәбәр итүнең дә үз тәртибе бар. Әйтик, быел 9 айда Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә хезмәт законнарының бозылуы мәсьәләләре буенча 6 хәбәр кергән. Егылып төшү, “КамАЗ”машинасы бортына кысылу, ток сугу фактлары – болар барысы да хезмәт урынындагыларның аеруча игътибарлы, саклану чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиешлеге турында сөйли.
Шул ук вакытта бәхетсезлек очракларының 2 проценты гына производствода килеп чыга. Кеше күпчелек очракта көнкүрештә имгәнә. Хәзердән үк көзге пычракта таеп егылучылар арткан. Һава температурасы тагын да төшеп, бозлавык башлангач, хастаханәгә килүчеләр тагын да күбәя. Шуңа кеше үзе саклану чараларын күрергә тиеш. Кыш җиткәч, бозлавыклы тротуарлар турында коммуналь хуҗалыкларга хәбәр итү мөһим.
Табиб киңәше. Рамил Әхмәдуллин, хирург:
–Кышын урамда егылмас өчен табаны тайгак булмаган аяк киемендә чыгарга, йөрү өчен куркынычсызрак юлларны, сукмакларны сайларга кирәк. Куллар мөмкин кадәр буш булырга тиеш, кесәгә тыгарга һич ярамый, бу, егылган очракта, имгәнү ихтималлыгын арттыра. Егылуыгызны сизсәгез, ян кырыегыз белән төшәргә тырышыгыз, чөнки аркага төшсәң, умырткалыкка һәм баш миенә зыян килергә мөмкин. Кайберәүләр егылып та, сөяк сынмады дип уйлап, табиб мөрәҗәгать итми. Сеңерләр тартылуның кайчак сөяк сынуга караганда да катлаулырак икәнлеген онытмыйк. Бозлавык вакытында машиналар юлыннан читтәрәк бару кирәк. Салкын вакытта автомобильләрнең тормоз юлы арта, таеп китеп, тәгәрәмәч астына эләгү ихтималы бар. Ашыкмагыз һәм онытмагыз: иң кадерлесе – сәламәтлек.
Фото: economicthinkinginaction.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев