Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БӘЛАСЕ ДӘ, КАЗАСЫ ДА БУЛМАСЫН

Быел яз соңарды – апрель аенда бар җиһанда ап-ак кар яткан еллар сирәк. Шуңа күрә көннәрнең кинәт җылытып җибәрү ихтималы һәм зур су куркынычы бар.

Шундый хәл 2012 елда булган иде. Урманнан су төшеп,  Эзмә  урамы буенча шаулап ташу акты, мәктәп биләмәсенә җәелде, берничә  хуҗалыкка зур зыян килде. Авылда коткаручылар эшләде. Сәбәбе –  күпер  астына  салынган торбага боз  катып, суны үткәрә  алмавында.  Шуннан  соң күпер  алдын 30 ел буе  җыелган ләмнән  арындыру чарасын күрү зарурлыгы турында  язган булганмын. Һәм, әйтергә  кирәк, бу эшне “Саба “Мелиорация” ПМК” җәмгыяте 2016 елда уңышлы башкарып чыкты. Куәтле техника ләмне алды, инешне тирәнәйттеләр, кар сулары җәелү куркынычы бетерелде. Халык мал-мөлкәте өчен тыныч хәзер. Мелиораторлар Мичән, Тимершык, Сатыш авыл җирлекләрендә дә елгаларны турылау чаралары   күреп, күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басудан коткардылар. “Мелиорация” ПМК” җәмгыяте гидротехник  корылмаларның торышы өчен дә җаваплы. “Бу мәсьәләдә без Питрәч,Теләче, Кукмара районнарына да хезмәт   күрсәтәбез. Дүрт районда 80-90 меңнән  алып 1 миллион кубометрга кадәр су сыйдырышлы 100дән артык плотина исәпләнә. Шуларның 30лабы – Сабада. Плотиналарның  күбесе 80нче елларда  корылган, җимерелә башлаганнары  да бар. Бүгенге көнгә төзеклек дәрәҗәләре төрлечә, әмма барысы да язгы ташу вакытына әзерләнә. Гидротехник  корылмаларның  мониторингы алып барыла.  Килү юллары чистартылган, кардан задвижкалары ачылган, инерт материаллар тупланган, автокран, экскаваторлар әзерлектә. Диспетчерлык хезмәте авыл җирлекләре  башлыклары, буаларны  арендага   алучылар  белән  элемтәдә тора. Плотиналарны  су  ерып, торак пунктларга  җәелү  куркынычы янамый”,– ди оешма инженеры Надил Үтәгәнов.

  Автомобиль юлларын  конт­рольдә тотучы оешмалар  да  эштә. “Хәзер юл астындагы торбалар,   күперләр “База проект” оешмасы карамагында. Әмма безнең  филиал да ташу юлларга зыян  салмасын өчен даими кайгырта. Бер максатны күздә тотып эшлибез”,– диде “Татавтодор”ның Саба филиалы баш инженеры Илдус Гәрәев.  “Главтатдорстранс”  учреждениесенең   контроль һәм эшләрне  кабул итү бүлеге баш белгече   Илһам Мусин  аңлатуынча, “Базапроект”оешмасының Саба районындагы бригадасы автомобиль юл астындагы торбаларны кар-боздан чистартуны,  су агу өчен канаулар  ясауны  төгәлләп  килә. “Эш   күләме зур. Саба территориясендә 375 торба гына бар, шуның  өстенә   күперләр. Ташу төгәлләнгәч, бригада ремонт эшләре  алып барачак”, – ди Илһам  Мусин.

 Язгы ташулар вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү – һәркемнең гражданлык бурычы. Бәлагә таручыларны күргәндә, бу хакта җирле үзидарә органнарына, коткару хезмәтенә (112) хәбәр итәргә, кичекмәстән коткару эшләренә керешергә кирәк. Язгы ташулар вакытында һава торышы  турында җиткереп торучы синоптикларның хәбәрләренә игътибарлы булу  мөһим.

Фәнил Мәүлетов.

 Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты 2018 елгы язгы  ташу вакытында гадәттән тыш  хәлләрне  кисәтү, хуҗалыкларны, торак  биналарны, гидротехник  корылмаларны, юлларны  һәм  күперләрне  су басудан саклау  максатында  да  карар  кабул итте  һәм шушы  чорга  ведомстволар, оешмаларның  чаралар  планы  расланды. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына,  крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм оешмалар җитәкчеләренә 9 апрельгә  кадәр су басуга  каршы көрәш  комиссияләре оештырырга, җирле үзидарә органнарында  ташуның  көчле  чорында, гадәттән тыш  хәл булганда,  ашыгыч хәбәр итү өчен, тәүлек  буе дежур торуларны булдырырга  тәкъдим ителә. Су хуҗалыгы системасында  санитар-гигиена кагыйдәләренең үтәлешенә контрольне  көчәйтүнең, елга-сулыкларга агулы химикатлар, ашламалар  агып төшүенә юл куймау  чаралары  күрүнең дә мөһимлеге  күрсәтелә.

 

Фото: Шәмәрдән эзләү-коткару отряды архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев