“БӘЛӘКӘЧ”ЛӘР ДИЛӘРӘДӘН ӨЙРӘНӘ
Сабалыларның балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максаты белән тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре йортлары арасында ике елга бер үткәрелүче “Яшел ут” республика смотр-конкурсында соңгы вакытта җиңгәннәре юк иде әле.
Ниһаять, уңышсызлыкка чик куелды. “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова безне күңелле хәбәр белән сөендерде: конкурсның район этабын откан “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Хәбибрахманова Мамадышта 5-6 апрельдә узган бәйгедә 1нче урынны алган. Саба кызы зур уңышка финалга үткән 10 көндәшен баллар буенча отып ирешкән. Диләрә куанычын безнең белән дә уртаклашты...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев