Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“БӘЛӘКӘЧ“ЛӘР ГӨЛШАТНЫ ҖИҢҮЧЕ ИТТЕ

Тәрбияче – иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Аларга ышанып тапшырылган балалар иминлекнең иң беренче урында икәнлеген һәрчак нәни күңеле белән тоярга тиеш.

"Юлда йөрү кагый­дәләре" шөгыльләре  дә шул максаттан  еш уздырыла. Проб­лемага  җитди әһәмият биреп, балалар катнашында­гы юл-транспорт һә­­лакәтләрен ки­сә­­­тү максаты бе­лән тәрбиячеләр һәм  мәктәпкәчә бе­­­лем бирү учреж­де­ние­ләре йортлары арасында  “Яшел ут” республика  смотр-конкурсының га­мәл­дә булуына 20 елдан  артык. Быел безнең районда  бәйгенең  му­­ниципаль туры “Бә­­ләкәч” бакчасында үт­кәрелде. Биш тәр­­бияче конкурсның  рес­публика фина­лында  катнашу  өчен  көч сынашты. Әзер­лекләренә бәя­не ЮХИДИ бүлек­чә­сенең  өлкән инс­пекторы  Илнур На­сыйбуллин, “Юл хәрәкәте имин­ле­ге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова, мәгариф идарәсе  методисты Диләрә Хә­биб­рахманова  бирде. Ба­рысы да  балаларны юлда  имин йөрү  күнекмәләренә өйрә­тү өчен кызыклы шө­гыль  күрсәттеләр. Проект­ларының  уңыш­­лы барып чы­гуы­на “Бәләкәч”тә ба­лаларга юл бил­геләрен өйрәтү яхшы куелган булуы нык ярдәм итте. Бакча мөдире Гөлзилә Ахунова әйткәнчә, тәрбиячеләр ЮХИДИ йөкләмәләре ни­гезендә әти-әниләр белән очрашулар,  урам­нарда рейдлар  үткәрәләр, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бүләк иткән җиһазлар белән  комплектланган ПДД кабинетында  шөгыльләнәләр. “Узган ел “Яшел ут”  конкурсында безнең тәрбиячебез җиңү  яулаган  иде. Бу юлы “Иң  яхшы ППД кабинеты”  номинациясе  буенча  әзерләндек”,– ди мөдир.  Быел бәйгенең район турында җиңү “Шо­колад”  балалар бак­часы өлкән тәр­биячесе Гөлшат Сәй­фетдиновага  елмайды. Тәрбиячеләрнең  юл йөрү кагый­дә­ләре буенча сорауларга  җавап би­рү балларын да кушып  исәпләгәч, жюри шундый нә­тиҗәгә   килде. “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өй­рәтү әти-әни­ләрнең, тәр­биячеләрнең из-­ге бурычы дип саныйм. Үз эшемдә "Юл йөрү кагыйдәләре" шөгыльләрен еш уздырам. Төрле уеннар, эспериментлар уйлап чыгарырга яра­там. Өйрәткәннең нә­тиҗәсен күреп, сөенергә генә кала. Үз  тәҗрибәмнән чы­гып шуны әйтәм: шө­гыльгә   ныклып әзерләнсәң, эшнең нәтиҗәсе дә була”,– дип ки­черешләре бе­лән  уртаклашты  балалар  алдына “Фиксики” мульт­фильмындагы Мася булып киенеп чыккан Гөлшат. Олеся Гошинага (Шә­мәрдән, “Әкият”) – II,  Рәсилә Сабировага (“Шатлык”) III  урын бирелде.  Җиңү җа­ваплылык та өсти. Гөлшат Сәйфетдинова район данын  республика   күләмендә март аенда  якларга  әзерләнә.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yashel-ut-respublika-smotr-konkursy

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев