Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Брейн – ринг” интеллектуаль викторина

9нчы декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6нчы декабрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә “Брейн – ринг” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр.

Уенда Саба гимназиясенең 11нче "А" һәм "Б" сыйныф укучылары катнашты. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев