8 декабрь 2022 яңалыклары
-
Әсәрләрендә чын тормыш
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әдәбият сөючеләрне төрледән-төрле тирән эчтәлекле кичәләр белән куандырып тора. Шөкер, барып тотынырга, матур чара герое булырлык кешеләребез дә бар.
-
Кар ишелеп явачак һәм бозлы яңгыр булачак
Фаразларга караганда, якындагы берничә көн эчендә Казанга явым-төшемнең ярты айлык нормасы “ишелеп” төшәргә мөмкин. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
-
9 декабрь – Ватан Геройлары көне
Илебез бу көнне Россия Геройларын, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли.
-
Инвалид балалы чират була алмый
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район хакимияте, социаль яклау, иминият, пенсия фондлары бүлекләре, җәмәгать оешмалары, аптека җитәкчеләре, үзәк хастаханә табиблары катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.
-
Язмыш сынавы
Бабамның беренче хатыны вафат булган. Биш бала өстенә бабам яшь хатын алган. Үги әни булуы бик җиңел булмагандыр. Әнием унҗиде яшендә килен булып төшкәч, син дә килгән, мин дә килгән, дип, бар эшкә дә җайлап өйрәтә әбием аны. Токмач та баса белми идем бит, дип искә ала әнием. Без үзебезне белә башлаганнан бирле әти дә, әни дә гел эштә иде. Декрет яллары да булмаган ул вакытта. Без биш бала да күбесенчә әбиемнәрдә үстек. Ул яктан да олы ярдәмче булган ул әниемә. Юкса, язмыш сынавын, нахакка рәнҗетелүләрне дә күп күргән. Гайбәтләрне дә күп ишеткән. Эшкә дә талымлап тормаган. Кадерле хатын булып кына яшәде дип тә әйтә алмыйм. Әни булу бәхете дә язмаган аңа. Үги ана буларак, авыр сүзләр дә күп ишетергә туры килгән. Безне дә, яратам, дип, алдына утыртып сөймәде, тел белән дә әйтмәде. Ләкин аның безгә булган ихлас яратуын еллар үткән саен ныграк тоям. Бүген дә йөрәгемне җылытып тора.
-
Аш-су блогеры Алисә Фәйзуллинадан тәмле рецепт
Горбуша балыгын сөякләреннән арындырып, филесын гына калдырып, тоз, борыч белән ышкып, берничә сәгатькә калдырып торабыз.
-
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы
2020 елдан башлап Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
-
Путин өстәмә мобилизациядә ихтыяҗ юк, дип белдерде
РФ президенты Владимир Путин дәүләт өчен дә, оборона министрлыгы өчен дә өстәмә мобилизациядә ихтыяҗ юк, дип белдерде. «Хәзерге шартларда өстәмә мобилизация чаралары турындагы сөйләшүләрнең мәгънәсе юк», — диде ул СПЧ әгъзалары белән очрашуда.
-
Күрмәүчеләр өчен теннис-шоудаун
«Шоудаун» дип аталган уенны сукырлар уйлап тапкан. Бу өстәл теннисы һәм хоккей симбиозы. Туп өстәлгә якынлаша башлагач тавыш чыгара , һәм бу тавыш уенчыларга үз капкаларын һөҗүмнән сакларга ярдәм итә.
-
«Мин башка җирдә кирәк»: Элвин Грей концертларын кичектерә
Элвин Грейның Себер якларында берничә шәһәрдә узарга тиешле концертлары кичектерелгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә үзе хәбәр итә.
-
“Брейн – ринг” интеллектуаль викторина
9нчы декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6нчы декабрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә “Брейн – ринг” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр.