Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвалид балалы чират була алмый

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район хакимияте, социаль яклау, иминият, пенсия фондлары бүлекләре, җәмәгать оешмалары, аптека җитәкчеләре, үзәк хастаханә табиблары катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.

“Физик мөмкинлекләре чиклән­гән­нәрнең тормышына ничек уңай йогынты ясый алабыз, алар­ны ниләр борчый, нинди уңайсызлыклары бар – безнең бурыч шушы проблемаларны ур­тага салып сөйләшү. Билгеле, бу мәсьәләләр белән без ел дәвамында шөгыльләнәбез. Әм­ма ункөнлектә моңа аеруча басым ясала. Райондашларыбыздан килгән сорауларга урында ук, ачыклык кертергә кирәкләренә соңрак җавап бирербез”, – диде киңәшмәне алып барган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов.  

Беренче көн тәртибендә 2021 елгы сөйләшүдә күтәрелгән сорауларның үтәлеше барланды. Аларның күпчелеге уңай хәл ителгән. Аерым алганда, махсус аяк киеме, шифаханәгә юллама сораучыларның гозерләре үтәлгән. “Ни өчен инвалид балалы ана табибка алдан язылган булса да, чират торырга мәҗбүр, дигән сорау узган ел да куелган иде. Быел да бар”, – дип гозерләр белән таныштыруны дәвам итте үзәк директоры Гүзәл Закирова. Хастаханәнең баш табибы урынбасары Ильмира Гайнуллина бу сорауга җавап биргәндә ризасызлыкның кемгә адресланганын ачыкларга тәкъдим итте. “Бүген генә барысы белән дә сөйләшеп чыктым. Кабул итәбез, диләр. Закон буенча да шулай каралган. Кайсы табиб кабул итмәгән – төгәл беләсе иде”,– диде. Ә инвалид баланың яшәү урынына барып медицина каравы уздыруга килгәндә, табибларның елга бер тапкыр әлеге категория гражданнарны йөреп чыгулары турында әйтелде. “Әмма мөрәҗәгатьләр булмаганда, кеше йортына барып керә алмыйбыз. Ә поликлиникага килгән бер кешенең дә табибка кермичә кайтып киткәне юк. Хәзер бер терапевтыбыз язылмыйча килгән пациентларны гына кабул итә башлады. Икенче атнасын шулай эшлибез”, –диде табиб.

 Быел инвалидлар тормышына мөнәсәбәтле рәвештә алынган сораулар да нигездә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы иде. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне федераль исемлектә каралган даруларның җитмәве яки булмавы борчый. Альцгеймер авырулы өлкәннәр кыйммәтле мемантин препаратын сатып алырга мәҗбүр. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, шушы көннәрдә хастаханәләргә инвалид балаларга 2023 елга даруларга заявка бирү өчен өстәмә исемлек килүе  көтелә. Бәлки шуннан соң кайбер проблемалар хәл ителер. “Альцгеймер авыруы буенча да даруны исемлектә юк, дип әйтеп кенә эш тукталырга тиеш түгел. Тиешле инстанцияләргә язуны дәвам итәргә кирәк”,– диде Марат Кәримов.

“Түгәрәк” өстәлгә шәхсән кил­гән Сания Галимованың җитәк­челәргә берничә сорау әзерләгән. “Беренчедән, инвалид булсам да, 1990 елдан бирле бер тапкыр да санаторийга юллама алуга иреш­кәнем булмады. Шуңа  күрә социаль пакеттан баш тарттым. Хәзер нинди үзгәрешләр бар? Шуңа җавап ишетсәм, яхшы булыр иде”,– дип сорады ул. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинованың җавабыннан  күренгәнчә, социаль пакеттан баш тартмаган инвалидларга электрон чират тәртибендә тернәкләндерү үзәкләрендә һәм санатор-курорт учреждениеләрендә дәвалану каралган. Шулай ук инвалид пенсионер буларак та әлеге хокуктан дәүләт хисабына файдалана ала. “Өч елга бер дип әйтәбез, ләкин янган юлламалар да килеп чыга. Шуңа күрә чират тизрәк тә җитә. Быел, мәсәлән, 29 пенсионер дәваланды, 2023 елга да 15ләп кеше белешмә алып килде. Законнарга да кайбер үзгәрешләр кертелде. Пенсионер ялгыз яшәгән очракта, җире 20 сутыйдан һәм йорт мәйданы 80 квадрат метрдан артмаса, санатор-курорт дәвалануы уза ала. Ун ел элек бу шарт 40 квадрат метр гына иде. Йортта берничә кеше яшәгәндә җан башына 40 квадрат метрдан артмаска тиеш. Хәзер пай җире булганнар да юллама бәясенең күпмедер өлешен генә түләп, дәвалануга бара ала. Моңа белешмә генә алып килергә кирәк. Пай җире булган пенсионерларга, әгәр дә аннан кереме бар икән, юллама бәясе генә бераз арта”,– дип аңлатты ул. Киңәшмәгә Үзбәк Закиров урамындагы йортта яшәүче Әнисә Ситдикова да килгән иде. Аны  карларны  көрәгәндә капка төбенә өеп китүләре борчый. Әлеге сорауга: “Социаль хезмәткәрдән безнең һәм коммуналь оешманың телефон номерларын алыгыз. Буран гел булмый. Мөмкинлектән чыгып, ничек тә уңай хәл итәргә тырышырбыз”, –дип Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X