Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәрәңге аралауга керештеләр

Хуҗалыкларда сабан культуралары өчен чәчүлек орлыкны агулау башланды инде.

undefined

Бу эшне уңай температура булганда чәчү алдыннан (7-14 көн кала), я чәчкәндә башкару мөһим. Шул ук вакытта бәрәңге утырткан хуҗалыклар симәнәне дә аралауга кереште. Бу эшне дә сузарга ярамый. Ягъни утыртуга 25-30 көн кала подвалдан чыгарырга кирәк. “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасында мөһим агрочараны 5 көн элек башлаганнар. Ындыр табагында “Гримме” агрегаты тулы куәтенә эшли. ”Подвалда 183,4 тонна иртә өлгерешле “Королева Анна” һәм 351,3 тонна “Рокко” сортлары уңышлы гына кыш чыкты. Яхшы сакланганнар. Шулай да күпмедер череге дә бар. Шулардан араларга һәм эрегә-вакка да аерырга кирәк. “Гримме”ны Айдар Гайзуллин эшләтә, лентадан барган бәрәңгедән орлыкка ярамаслыгы алынсын өчен 10-15ләп кеше кулы сорала. Басуга сыйфатлы әйбәт күзәнәк җибәрерлек чәчүлек материал чыгарганда гына мул уңышка өметләнергә була”,– ди амбар мөдире Гөлфәндә Гыйлаҗиева.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев