Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БӘРӘҢГЕ ӘРЧҮ ДӘ ҺӨНӘР

Әле генә башланган җәйге каникулларның бер айдан артык вакыты узып та китте. Хезмәт сөючән гаиләләрдә эшләп үскән балалар аның бер генә көнен дә бушка уздырмый. Июль ае башында Саба гимназиясенең X сыйныф укучылары Айдар Җәләлиев, Раил Вафин, Әмир Галәвинны Тукай урамында триммер белән чүп үләннәре чапканда фотога төшердек. Барысы да эш коралы белән идәрә итүгә инструктаж үткәннәр һәм район үзәгенең чисталыгын саклауга үз өлешләрен кертәләр. Узган елда да каникулда җәмгыятькә файдалы хезмәттә булганнар. Кайсы төзелештә эшләгән, кайсы... “Мин Чулпан” кафесына урнашкан идем. Бәрәңге әрчедем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Армиягә баргач кирәк булыр әле”,– диде Раил җитди генә. Егетләр эшкә Саба шәһәр җирлеге аша урнашкан. Июньдә җирле үзидарә 3 укучыны эш белән тәэмин иткән, шулай ук августта да хезмәт чиреге тукталмаячак.

   “Саба”  җәмгыятенең Сатыш бригадасы укучыларны эшкә җәлеп итү өчен урыннарны аеруча    күп  булдырган. Сатышның үзендә, шулай ук Кибәче, Явлаштау  бүлекчәләрендә  июньдә 27 бала вакытлы хезмәткә  урнашкан. “Бездә июньдә –6 кыз эшләсә, хәзер июльдә 6 егет алдык. Укучылар  фермаларны агарттылар, тәрәзәләр юдылар, витаминлы  үлән­нәр  җыйдылар, чә­чәк­ләр үстерделәр. Ике  кыз ашханәдә эшли. Егет­ләр карда ремонтында олыларга булыша. Барысына да кулларыннан килердәй эш бирелде”,– ди Явлаштау  бүлекчәсе  бухгалтеры  Фалиянур  Җиһаншина.

  “Игенче” хуҗалыгында да июньдә 8 укучыны эшле иткәннәр  һәм аларга бер айга 12шәр мең  сум хезмәт хакы исәпләнгән.  Моннан тыш укучы эшкә урнашкан оешма-учреждение белән хезмәт килешүе төзелгән һәм тиешле документлар китерелгән очракта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша өстәмә рәвештә 1500 сум акча түләнә. Июнь аенда әлеге сумма 233 укучының счетына күчереләчәк. Үзәктә әйтүләренчә, июль аенда әлеге сумма артып, 2250 сумга җитәчәк. Ни өчен дигәндә, шәһәр җирендә укучыларны  эшкә  урнаштыру буенча каралган  квоталар үтәлми. Шунлыктан республика бюджетыннан тотылмый  калган акча районнарга  бүленә. Быел үзәкнең  оешма-предприятиеләр белән  килешүләр тө­зеп, 600дән артык  укучыны ва­кыт­лыча эшле итү мөмкинлеге  бар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев