Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бу яшькә җитеп мондый авыруны күргәнем юк иде»

Коронавирусның аянычлы нәтиҗәләре турында ишетеп, күреп торабыз. Әлеге мәкерле авыруга карата никадәр генә саклану чаралары күрелсә дә, ул чигенергә ашыкмый. Ул безнең белән янәшә, аны йоктырмауга беркем дә гарантияләнмәгән. Вируска каршы иң үтемле чара булып вакцина ясату тора, ди белгечләр. Районыбыз авылларында коронавирус белән бәйле вәзгыять ничек? Шулар хакында Туктар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фирдания Каюмова белән күреп сөйләштек.

Гомеренең 37 елын халыкның сәламәт­леген кайгыртуга багышлаган Фирдания Каюмова Туктар һәм Мәртен авылларында яшәүче 300дән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Фирдания ханым әйтүенчә, 2020елдан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирус инфекциясе белән 25ләп кеше авырган. «Узган ел җиде кеше район үзәк хастаханәсенең коронавирус белән авыручылар госпиталендә, икесе Казан шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланды. Калганнар авыруны җиңел кичерделәр. 2020 елда 1938 елгы кеше вафат булды", – ди мөдир.

Фирдания ханым әйтүенчә, ФАП буенча барлыгы 130 кеше вакцина ясаткан, шулай ук 60 яшьтән узган 12 өлкән яшьтәге кеше дә при­вивканың әһәмиятен аң­лаган. Үз учас­тогының сәламәтлеге сагында торучы Фирдания Каюмова апрель аенда иң бе­рен­челәрдән булып вакцина ясатып, башкаларны да шуңа өнди. Өлкәннәр аның җитдилеген аңлап бе­тер­миләр, дөрес булмаган информацияләргә күбрәк ышаналар. Әлбәттә, эпидемиологик хәлнең киеренке булуы фельд­шерлардан зур җаваплылык, уяулык сорый. Авыруны вакытында ачыкларга, табиб белән тиешле дәвалану чаралары билгеләргә,анализларны үзвакытында алырга, һәр көнне авыру янында булып, амбулатор карточкасына хәле турында белешмә язып барырга кирәк. «Чираттагы ялда булсам да, һәр ике көн саен авырулар янына барып, хәлләрен белешеп тордым. Авыруны һәр кеше үзенчә кичерә. Бик ыңгырашып, дару эчәргә дә теләмичә, анализ алганны да авырдан кабул итүчеләр бар. Авырта башлауга, дәвалануга җитди карарга, табиб кушканнарны үтәргә, даруларны вакытында кабул итү мөһим. Бигрәк тә олы кешенең вакытында даруларын эчертергә, кыскасы, янында торырга кирәк», – ди Фирдания ханым. Без килгәндә фельдшер-акушерлык пунктында Галия апа Галиева да бар иде, аның белән дә аралашып алдык.

Ул да күптән түгел генә коронавирус авыруын җиңеп, тернәкләнеп килеше икән. «Бу чирдән гел сакланып йөрдем, өйдән әллә кая барганым да юк инде. 3 сентябрьдә авырый башладым. Хәлем булмады, башым әйләнде, тамагымнан ризык узмады. Берничә көн температурам күтәрелде. Гел ташланып ятып, үләм дип уйладым. Яшем зур, операцияләр дә кичердем, шуңа прививка кадатырга курыккан идем. Авырый башлагач, ясатмаганыма үкендем. Аллаһ боерса, тиешле вакытны узгач, ясатырмын дип торам. 84 яшемә җитеп, яшәү дәверендә күп сырхаулар күрсәм дә мондыен кичергәнем юк иде әле. Оныгым, табиб булып эшләүче кызым 2 атна буе янымнан да китмичә карадылар. Фельдшерыбыз гел килеп хәлемне белешеп торды. Инде әкренләп йөрим, Аллага шөкер», – ди Галия апа. Әлеге авылдан Илфия һәм Илдар Мәүлетовлар да коронавирус белән авырып, әлеге чирнең җитдилегенә үз мисалларында инанганнар. «Мин кибеттә эшлим, шуңа да вакцинаның мөһимлеген аңлап, ирем белән икебез дә үз теләгебез белән прививка ясаттык. 20 августта үземдә хәлсезлек тоя башладым, арка сызлый башлады. Район үзәк хастаханәсендә анализлар тапшырып, ковид икәнлеген әйттеләр. Вакцина ясатканнарның да авырганын беләбез, әмма табиблар җиңелрәк узуын, өзлегүләр булмавына ышандыра. Шуңа да авырый башлагач та прививка ясаткан булуыбыз күңелгә ничектер тынычлык өстәде. Шунысы гаҗәп, безнең икебезнең температурабыз күтәрелмәде, 36,8 дән артмады. Сатурациябез дә гел 99 санын күрсәтте. Хәлсезлек, тирләү булды, билгеле. Алар хәзер дә бар. Берничә көн ис-тәмнәрне сизмәдек, аннан барысы да үз хәленә кайтты. Иң беренче 13 яшьлек кызыбыз авыртты, ул башка районда булып кайткан иде. Башлангычы шуннан булмады микән... Кем белә, әгәр вакцинацияләнгән булмасак, тагын да авыррак кичерер идек. Прививка ясатуны бик кирәк дип саныйм. Берәүгә дә авыртырга язмасын, нинди мәкерле вирус икәнлеген үз башыбыздан үткәрдек», – ди Илфия Мәүлетова.

Туктар һәм Мәртен авылларында: 60 яшьтән өлкәннәр – 68, эш яшендәгеләр – 167, балалар – 65. 2021 елның 9 аенда 8 кеше авырган. Шуның 1се Саба хастаханәсендә дәваланган.  Авыруларның 4се - 60 яшькә кадәр, дүртесе 80 яшьтән тән югары.

Район үзәк хастаханәсеннән 7 октябрьгә алынган мәгълүматлар

Районыбызда ел башыннан Covid-19 белән авыручылар саны – 1287 кеше, шул исәптән пневмония белән дәваланучылар – 850 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән – 30 стационар һәм 152 амбулатор авыручы исәпләнә. Вакцинаны 9624 кеше ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 41%), 60тан югары яшьтәгеләрнең 22 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. Үлүчеләр саны гыйнвар-сентябрь айларында 41 кеше, үпкә ялкынсынуыннан – 8 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев