8 октябрь 2021 яңалыклары
-
9 октябрьгә һава торышы
9 октябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 1..-4˚, көнчыгыш районнарында -7˚, көндез +9..+14˚ градус.
-
Мичән авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чаралар
1-10 октябрьдә бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.
-
«Бу яшькә җитеп мондый авыруны күргәнем юк иде»
Коронавирусның аянычлы нәтиҗәләре турында ишетеп, күреп торабыз. Әлеге мәкерле авыруга карата никадәр генә саклану чаралары күрелсә дә, ул чигенергә ашыкмый. Ул безнең белән янәшә, аны йоктырмауга беркем дә гарантияләнмәгән. Вируска каршы иң үтемле чара булып вакцина ясату тора, ди белгечләр. Районыбыз авылларында коронавирус белән бәйле вәзгыять ничек? Шулар хакында Туктар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фирдания Каюмова белән күреп сөйләштек.
-
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы алдынгыларына лаеклы нәтиҗәләр һәм киеренке хезмәт өчен рәхмәт белдерде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.
-
Олы Шыңар авыл җирлегендә өлкәннәр көненә карата үткәрелгән чаралар
1 нче октябрь - Өлкәннәр көненә карата Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелләр һаман яшь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхак улы өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда ярышты. Чара концерт номерлары, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Рөстәм Миңнеханов 2022 елны «Цифрлаштыру елы» дип игълан итте
Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде. «Цифрлаштыру – үзмаксат түгел. Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган инструмент. Алга таба „цифр“ га күчү өчен безгә принципиаль рәвештә яңа катлаулы мәсьәләләргә алынырга кирәк», – диде ул.
-
Ел ахырында иң нык кыйммәтләнәчәк продуктларны атадылар
2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер
ТР Президенты Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте.
-
Халыкны такси бәяләре, базар булмавы, юл мәсьәләләре борчый
Район башлыгы Рәис Миңнеханов “Дулкын” радиосында туры эфир аша райондашларыбызны борчыган сорауларга җавап бирде. Эфирның кыскартылган язмача вариантын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнә
Бүген, 8 октябрь көнне, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүче хезмәт алдынгылары, җитәкчеләр Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты катнашындагы бәйрәм тантанасына җыйналды. Тантанада районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге 11 кешелек делегация катнаша.
-
Соңгы бүләге улына тапшырылды
Быел да “Татмедиа” үзенең басмаларына язылган абунәчеләр арасында «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акция уздырды. Әлеге чара һәр ярты ел саен үткәрелә һәм анда катнашу өчен берьюлы ике басмага (газета һәм журналга) язылырга гына кирәк иде. Быелгы бәйгедә барлыгы 331 кеше, шуларның 20се безнең районнан катнашкан. Призлар арасында – үтүк, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергеч, электр чалгысы, бензин пычкысы, смартфоннар, LED-телевизоры һәм төп приз- скутер уйнатылды.
-
“Саба” агрофирмасының Сатыш бүлекчәсендә терлекчелек тармагы үсештә
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек. “Терлекчелек тармагына һәрвакытта игътибар зур булырга тиеш, чөнки терлекчелектә мул продукция алганда гына авыл хезмәтчәннәре тормышы алга бара”, - ди “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы.
-
«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды
Казан хоккейчылары әлеге матчта бер алка кертте.