Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авыл җирлегендә өлкәннәр көненә карата үткәрелгән чаралар

1 нче октябрь - Өлкәннәр көненә карата Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелләр һаман яшь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхак улы өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда ярышты. Чара концерт номерлары, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Шул ук көнне Оет авыл клубында "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм башында Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Залда күңелле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. 

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев