Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба” агрофирмасының Сатыш бүлекчәсендә терлекчелек тармагы үсештә

Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек. “Терлекчелек тармагына һәрвакытта игътибар зур булырга тиеш, чөнки терлекчелектә мул продукция алганда гына авыл хезмәтчәннәре тормышы алга бара”, - ди “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы.

“Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы фермаларда эш барышын аеруча күз алдында тота. Фермаларда терлекләр өчен уңай шартлар булдырылган, азык сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә бирелә. Фермаларда һәрвакыт тәртип, чисталык урнаштырылган. Сыер савучылар эш барышыннан, түләүдән канәгать. Сыер савучылар терлекчеләр үз эшләрен яратып, төгәл башкаралар. Алга таба да уңышлар телибез.

Дания Фатхрахманова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев