Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңгы бүләге улына тапшырылды

Быел да “Татмедиа” үзенең басмаларына язылган абунәчеләр арасында «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акция уздырды. Әлеге чара һәр ярты ел саен үткәрелә һәм анда катнашу өчен берьюлы ике басмага (газета һәм журналга) язылырга гына кирәк иде. Быелгы бәйгедә барлыгы 331 кеше, шуларның 20се безнең районнан катнашкан. Призлар арасында – үтүк, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергеч, электр чалгысы, бензин пычкысы, смартфоннар, LED-телевизоры һәм төп приз- скутер уйнатылды.

Август ахырында акциянең 12 җиңүчесе онлайн-форматта ачыкланды. Быел да бүләк отучылар арасында безнең райондашыбыз барлыгын ишетеп сөендек. Бу юлы LED-телевизорына Тенеки авылыннан Фәһметдин Хисамиев лаек булды. Фәһметдин ага узган ел да әлеге акциядә катнашып 100 литр бензин алуга сертификат откан иде. “Абунәчеләр арасында үткәрелүче конкурсларда өченче тапкыр бүләк отуым. Быел менә тагын күңелле отыш. Бензины гел кирәк, “УАЗ”ым гына йөреп торсын. Рәхмәт оештыручыларга!”–дип хисләре белән уртаклашты ул чагында бүләк иясе. Ни кызганыч, быелгы отышы турында ишетеп сөенсә дә, бүләген үз куллары белән алырга язмаган булып чыкты Фәһметдин агага. Коронавирус белән хастаханәгә эләгеп, сентябрь аенда дөнья куйды ул. Телевизорны Казаннан алып кайтып Фәһметдин абыйның улы Камилгә тапшырдык. “Матбугатка күп язылды, яратып укыды, тормышта кайнап яшәде әти. Аның юклыгы белән килешүе бик авыр. Бу бүләкне дә соңгы истәлеге итеп кабул иттек”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев