Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чаралар

1-10 октябрьдә бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

Әлеге ункөнлек кысаларында азык-төлек пакетлары таратылды, өлкән ветераннарны өйләренә барып котладылар. 

Иске Мичән, Яңа Мичән мәдәният йортларында һәм Керәнне авылы клубында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы тәбрикләде. Аннан соң өлкәннәребез бәйрәм концертын карадылар. Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев