Халыкны такси бәяләре, базар булмавы, юл мәсьәләләре борчый
Район башлыгы Рәис Миңнеханов “Дулкын” радиосында туры эфир аша райондашларыбызны борчыган сорауларга җавап бирде. Эфирның кыскартылган язмача вариантын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Сорау: Саба районында йөрүче таксиларга бәя арту халыкны бик борчуга салды. Сезон саен 10 шар сум бәя арттыралар, хәзер Сабада 90 сум булды ул. Әйтик, хастаханәдән үзәк урамга менәр өчен шуның кадәр сумма түләргә кирәк. Таксиларга таксометр урнаштырып булмыймы? Аннары машина эчләре бик пычрак. Акча түләп хезмәт күрсәткәч, чисталыкны да, тәртипне дә күрәсе килә.
Җавап: Такси бүгенге көндә халык еш куллана торган транспорт чарасы. Соңгы вакытта илдә “Яндекс Такси” кебек компанияләрнең эше киң җәелеп килә. Алар күрше районнарда да йөри. Шәхсән үземнең дә башка шәһәрләрдә булганда әлеге такси хезмәтеннән файдаланганым бар. Маршрутыңның бәясе билгеле, нинди машинада йөрисең килә – таләпне үзең куясың. Хезмәтләре уңышлы оешып килә, ул якын араларда бездә дә йөри башлар дип уйлыйм. Саба таксиларына кагылышлы сорауларыгызга килгәндә, бүгенге сөйләшүдән соң, түләү бәясе буенча да, салон чисталыгы ягыннан да алар тиешле органнар тарафыннан тикшерелер, куелган таләпләргә китерелер дип уйлыйм.
Сорау: Теләчедән Казанга бик яхшы автобус йөри. Аны безнең район аша да йөри торган итеп көйләп булмыймы?
Җавап: Без бу сорау белән күптән шөгыльләнәбез. Казан белән ике арада автобуслар йөртү өчен “Буревестник” компаниясенә дә мөрәҗәгать иткән идек. 18 урынлы, кондиционеры булган уңайлы автобуслар 2-3 ай хәрәкәтләнделәр дә, кеше йөрмәгәч, туктарга мәҗбүр булдылар. Инде бүген Теләчегә йөрүче автобусларның автотранспорт компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла. Көн саен кагыйдәләр үзгәреп тора. Хәзер автобуслар йөри торган юлларга аерым таләпләр куелган. Мәсәлән, Сабадан Сатышка төшә торган юлны тәртипләү бара. Маршрут ачылгач без хәбәр итәбез, ә автобусларның алга таба йөрү-йөрмәве халыкның үзеннән тора.
Сабада халык сораган маршрутларның кайберләре сакланып калды. Әйтик, район үзәк хастаханәсенә йөрүче автобус. Шәмәрдәнгә дә аерым маршрут йөри. Автобуслар халык өчен уңайлы. Мәсәлән, кереме аз булган аерым категория кешеләр социаль учреждениеләргә мөрәҗәгать итеп, “юл акчасын”, ягъни субсидия өлешен кире кайтара алалар.
Сорау: Иске Икшермәдән Исмәгыйлова Диләфрүз булам. Без Иске Икшермәдә приют каршындагы йортта торабыз, урамдагы су безнең ишек алдына керә. Су лапасларга тулып ага, келәтнең астын ашап бетерде инде. Урамга асфальт җәйгәнче алай булмады. Авыл җирлеге башлыгына да әйттем бу хакта. Берәр машина таш алып килеп җәясе генә югыйсә...
Җавап: Гозерегезне ишеттек, җаваплы кешеләр тарафыннан кыска арада комиссия төзелеп, мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйм. Гомумән, җирле җитәкче хәл итмәгән сорауларыгыз бар икән, безгә электрон формада булсынмы, телефон ашамы хәбәргә чыга аласыз. Сезнең очракта чишеп булмый торган мәсьәлә түгел бу.
Сорау: Мәктәпләрдә укуларны 5 көнлеккә калдырып булмыймы?
Җавап: Бу мәсьәлә бер күтәрелгән иде инде. Мәктәпләрдә дәресләрдән соң өстәмә белем бирү бар һәм дәресләр санын арттырабыз икән, башка көннәрдә башлангычлар 6 сәгатькә калдырылачак. Аннан соң без- авыл хуҗалыгы районы. Әти-әниләре эштә вакытта, бала өйдә күзәтүчесез, берүзе булачак дигән сүз. Бала мәдәният учагында булсынмы, белем йортындамы- ни белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Өйдә берүзләрен калдыру дөрес булмый. Шимбә көнне азат итеп, дәресләрне арттырабыз икән, өстәмә белем бирүне дә кыскартасы була.
Сорау: Автор-башкаручы Тәслимә Низами: “Саба дулкыннары” ТРК Сабаның үз талантларын күтәрү, үстерү буенча җитди шөгыльләнә. Аларны күрше районнарда да яратып тыңлаганнарын беләбез. Сезгә бер гозерем бар. Антеннаны көчәйтеп, без яшәгән Нагорный һәм Новая Сосновка бистәләрендә дә яңгыратып булмасмы икән тапшыруларын. Рәхәтләнеп тыңлар идек.
Җавап: “Саба дулкыннары” тапшыруларын интернет аша бөтен дөньяда тыңлап була, бернинди чикләүләр юк. Районыбыз сайтына яки “Саба дулкыннары”ның үз сайтына кереп тапшыруларны онлайн ишетергә мөмкин.
Сорау: Саба районында бер УЗИ эшли, яхшы балалар стоматологиясе дә кирәк, шулай ук кан алу лабораториясе дә ачып булмасмы?
Җавап: Сабада лаборатория өчен яңа оборудованиелар кайтты, ул районара булачак, җиһазландыру буенча да заявкалар бирелгән. Шулай ук киләчәктә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаучы үзәк булдыру турында хыялланабыз, инде проекты бар, экспертиза эшләре башкарылган. Әмма ул федераль программа булмыйча, тиз генә гамәлгә ашыра торган эш түгел, чөнки бәясе бик кыйммәт. Киләчәктә барысы да булыр дип өметләник.
Сорау: Сабада ни өчен азык-төлек базары юк? Халык үзендә җитештерелгән товарны сата алмый, башка районнарда бар, бездә дә булдырып булмас микән?
Җавап: Без аны булдыру өстендә эшне башлаган идек инде, проекты да эшләнде, әлегә урыны билгеләнмәгән, шулай ук буш биналарны карыйбыз, өйрәнәбез. Әлегә халык үз хуҗалыгында җитештергән продукциясен кибетләргә тапшырып сата ала. Ә урамда сатып тору ул дөрес эш түгел, сәүдә урыны тиешле таләпләргә җавап биргән ябык бинада булырга тиеш.
Сорау: Сабаның Мәктәп урамында пенсия идарәсеннән соң тротуар юк, мәктәптән кайтучы балалар өчен бик борчылабыз. Чөнки алар олы юлдан кайтырга мәҗбүр, юл озын, машиналар күп йөри, тротуар төзү күздә тотылмыймы?
Җавап: Районыбызда юллар карала, төзекләнә, бу эшләр быел да, киләсе елга да дәвам итәчәк. Саба үзәгендә ул халыктан үзара салымга җыелган акчага башкарылачак. Сез әйткән җәяүлеләр сукмагы да 2022 ел планына кертелгән.
Сорау: Урта Саба авылыннан Гасыймовлар: Менә ике ел инде интернет кертә алмыйбыз, Саба электр элемтәсе бүлегенә мөрәҗәгать иттек, алар үзләре дә безгә килеп, карап киттеләр, үзгәреш кенә юк...
Җавап: Әйе, борчылуыгыз урынлы, бүгенге заманда элметәсез, интернетсыз бернишләп тә булмый, бөтен түләүле хезмәтләр дә шуның аша башкарыла, балаларга да интернет кирәк. Бүгенге көндә районыбыз джипон элемтәгә күчеп бара. Башта ул халык саны күп булган авылларда эшләнә. Гаризагыз бар икән, сезгә дә интернет килеп җитәр. Бу районда гына түгел, республика күләмендәге көнүзәк мәсьәлә.
Сорау: Көектән Шамил Гарипов: авылда таш карьерыннан агып төшкән таш чүбе елганы күмә. Халык шул елганы чистартуны сорый...
Җавап: Әйе, бу мәсьәлә бер вакыт күтәрелгән һәм тәртипкә салынган иде. Инде хәзер дә, кышка таба барганда карьер эшчеләре техникалары бушауга ул биләмәне тәртипкә китерерләр дип уйлыйм. Безнең тарафтан контрольгә алыныр.
Сорау: Миңгәр урамнарына “лежащий полицейский” куеп булмыймы?
Җавап: Башта бездә халык юл төзетә, аннары ничек булса да, аның тигезлеген киметү турында борчыла башлый. 20 ел элек менә шулай булачак дип әйтсәләр, гомер ышанмас идек, күрәсең, шундый тормышка җитүебез ул зур казаныш инде. “Лежащий полицейский” буенча, аны тиешле органнар тарафыннан махсус комиссия тикшереп карарга тиеш. Таләп ителә икән, мәсьәләрне хәл итүдә әллә ни авырлыклар булмас дип уйлыйм.
Сорау: Сабаның 70 гектарлы ягында, бигрәк тә өске өлешендә суга тилмерәбез, бу сорауны ел да күтәрәбез, нәтиҗәсе юк.
Җавап: Быел бу мәсьәләне чишәрбез кебек иде, ул җирдә скважинаны бораулап та карадылар, әмма су сыйфатсыз, каты булып чыкты. Суның җир астыннан чыгару күләмен арттырып, бу мәсьәләне ничек тә хәл итәрбез. Якын араларда скважинаны икенче җирдә ясау күздә тотыла. Икенче җәйләргә су кытлыгы булмас дип ышанабыз.
Сорау: Урта Сабада су башнясын алыштыргач сөенгән идек, әмма сыйфаты начар булды, ул суның болганчыклыгы кайчан бетәр икән?
Җавап: Анда суның составында тимернең күп булуы ачыкланды, моның буенча коммунальщиклар белән сөйләшү булды, бөтен тиешле эшләрне башкарып карыйбыз. Шул ук вакытта каптаждан да чишмә суын булдырырга хыялланабыз. Без бу проблеманы беләбез, хәл итәрбез.
Сорау: Урта Сабага трассадан төшә торган юл бик тар...
Җавап: Ул юл дөрестән дә, тар. Кайчандыр юктан гына булдырылган юл иде ул. Дөресен әйткәндә, олы юлларда төзекләндерүләр бара, алар берсе дә хәзер өстән өстән генә эшләнми, ул куркынычсызлык буенча да бөтен таләпләргә туры килергә тиеш. Урта Саба юлын да тоташтан булмаса да, урыны- урыны белән машиналар узышкан урында киңәйтеп булмасмы дигән фикер бар.
Сорау: Ике Басу Арташ авылына юл кайчан ачылыр микән?
Җавап: Юл ачылды. Җәйге чорда, дөрестән дә юл әйләнгечтән иде. Тиешле эшләр башкарылды, ул юнәлештә хәрәкәтләнергә бернинди киртәләр юк.
Килгән барлык сорауларга да җавап биргәннән соң, Рәис Нургали улы халыкка мөрәҗәгать итеп беренче чиратта һәркемгә сәламәтлек теләде. Коронавирус белән вәзгыятьнең катлаулы булуын, һәркемне сакланырга һәм вакцина ясатмаганнарга тиз арада бу әһәмиятле процедураны башкаруларын сорады. “Бу чир барыбызны да бик борчый. Вакцинага каршы төрле кирәкмәгән мәгълүматлар йөри, авыручылар күбәя, иң куркынычы – якыннарыбызны югалтабыз. Бүгенге көндә пенсионерларыбызның 20 проценты гына прививка ясатуы да борчу тудыра. Сезнең исәнлектән дә кадерле әйбер юк. Сакланыйк. Бирешмик”,– диде район башлыгы.
Район башлыгына эфир аша сораулар бирергә өлгермәгән булсагыз яки кабаттан сорауларыгыз булса, безнең редакциягә 2-30-58 телефоны аша һәм sabatannar@rambler.ru адресы белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев