Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Чара «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узды

Чара «Сабантуй» мәдәни-спорт  комплексында   узды. Төрле өлкәләрдә үзләренең шәхси эшчәнлекләрен алып барган кече һәм  урта  бизнес  вәкилләрен  район  башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

“Шулкадәр каты эшлисез, хәтта  ял итәргә дә  аз  килгәнсез. Эшмәкәрләрнең районыбыз икътисадында өлешләре бик зур. Районыбызда җитештерелә торган продукциянең 36 проценты эшмәкәрләргә туры килә. Өстәмә эш  урыннары  булдырганыгыз, бюджетка табыш  керткәнегез өчен  сезгә  аерым рәхмәт. Районда нинди генә  чара  узмасын, нинди генә мәсьәләләрне  чишәсе булмасын, берсе дә  сездән башка  эшләнми, үзегеңнең табышыгызны бүлешәсез.  Һәркем эшли дә, ял да итә белергә тиеш. Бүгенге бәйрәм чарасы хезмәтегезгә тагын да көч-дәрт өстәр дип уйлыйм. Беркайчан  да   күңелегезне төшермәгез”,–

диде район  башлыгы. Аннары Мәскәүдән  килгән  кунак – “Эшмәкәрлек  фабрикасы” проектына нигез салучы Айдар Булатовка сүз бирелде. Ул Саба  эшмәкәрләренең республикада лидерлар булуын билгеләп үтте һәм Сабада укучылар өчен әлеге юнәлеш буенча  махсус лагерьлар оештырылачагын да белдерде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем эшмәкәрләргә Саба муниципаль районы Советының Мактау грамоталары һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

  Бәйрәм чарасы балалар өчен  уеннар, өлкәннәр өчен төрле спорт ярышлары белән дәвам итте. Мәйданда Руслан Кираметдинов һәм Илүзә Гайсина башкаруында  җырлар  яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев