Бүген Россиядә Янгын сүндерүчеләр көне
Россиядә Янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә башлавына 25 ел тулды
Янгын – безнең тормыштагы иң куркыныч әфәтләрнең берсе. Ут берничә минутта кешеләрнең гомер буена җыйган мал-мөлкәтен көлгә әйләндерә ала. Шуңа күрә барыбызда да, газны сүндердемме, үтүкне алдыммы икән, дигән курку бар. Ә янгын сүндерүчеләр үзләре куркусыз, физик яктан әзерлекле кешеләр. Хезмәткә шундыйлар гына алына. Аларга еш кына стресс кичермичә ут эчендә янган кешеләрне дә алып чыгарга туры килә.
“Районыбызда янгын куркынычсызлыгы сагында 129нчы янгын-коткару часте, Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, Шәмәрдән, Лесхоз, Иске Икшермә аерым янгын постлары, “Арча” компрессор станциясе янгын часте, авыл җирлекләрендә 19 ирекле янгын сүндерү командаларында эшләүче 119 хезмәткәр тора. Барысы да һөнәри яктан әзерлекле, тәвәккәл кешеләр. Алар карамагына 22 янгын сүндерү машинасы, су сиптерүгә көйләнгән 9 махсус техника тапшырылган. Барысы да оператив әзерлектә тора, халыкны эвакуацияләү, хәбәр итү системаларының төзеклеген тикшерү максатында өйрәнүләр даими үткәрелә. Санап кителгән оешмалар мөстәкыйль подразделениеләр булса да, янгын вакытында, гадәттән тыш хәлләрдә аларны ут афәтен бетерүгә омтылыш берләштерә. 2023 елда уртак көч белән 19 янгын сүндерелде. Кызганычка каршы, әлеге сан 2022 елдагысы белән чагыштырганда 6га күбрәк. Былтыр барысы 12 корылма янды, 11енә зур зыян килде, ике автомобильгә ут капты һәм, иң аянычы, бер кеше һәлак булды. Быел Россиядә янгын хезмәте оештырылуга 375 ел тулды. Коллектив һөнәри бәйрәмен үз хезмәтләренең мөһим һәм кирәкле икәне гасырлар дәвамында расланганын аңлау шартларында билгеләп үтә”, – диде 129нчы янгын часте начальнигы Илдар Закиров.
Сәбәпләренә килгәндә, күпчелекне җиһазлардан техник файдалану кагыйдәләренең үтәлмәве тәшкил итә. Өч хуҗалыкта мичләргә чамадан тыш кыздырулар да күңелсезлекләргә китергән. Яшен сугудан, балаларның шырпы белән уйнавы һәм тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүләр аркасында да очкыннан ялкын кабыну очраклары бар. Милек хуҗаларына килгән турыдан-туры зыян 4,7 миллионнан артып китә. Гомумән, янгыннарның 15е шәхси секторда (2023 елда –10) килеп чыккан.
“Лесхозда, Сатышта, Иштуганда дөрләп янган йортларны сүндергәннәр күз алдында. Күмерләнгән кешеләрне алып чыгу аеруча күңелгә тия. Әмма җебеп төшмисең, янгынны тизрәк җиңү турында уйлыйсың. Шуңа да кешеләр ут-күздән сак булсыннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә үтәсеннәр иде. Безгә җан өшеткеч ДТПларга чыгарга туры килә бит. Без "01"гә хәбәр алынган авылга 20 минут эчендә барып җитәргә тиеш. Өлгерергә тырышабыз, шулай да барыннан да элек кизүдәгеләргә өйрәнүләргә генә чыгарга язсын иде”, – ди 25 ел каравыл начальнигы булып эшләүче Марсель Якупов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев