Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримованың туган көне белән котладылар
Ул 15 яшеннән Теләче районы Үзәк фермасында сыер сава башлый.
Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримовага 86 яшь тулды. Ул 15 яшеннән Теләче районы Үзәк фермасында сыер сава башлый. 1966 елда, социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.
1968 елда ул һәр сыердан кимендә 4500 килограмм сөт савып алу бурычын куя һәм, аны үтәп, «Саба районының иң яхшы сыер савучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Шул ук елда Гөлбикә Кәримова савымны 5549 килограммга җиткерә, бу райондагы уртача күрсәткечтән ике мәртәбә артык була. Шуның өчен аңа «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем бирелә. VIII бишьеллык планнарын үтәгән өчен Гөлбикә Гали кызы Республиканың Мактау кенәгәсенә кертелә. 1971 елның 6 апрелендә Г. Кәримовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла.
Гөлбикә Кәримова берничә мәртәбә СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша һәм медальләр белән бүләкләнә. КПСС әгъзасы була, КПССның XXV съезды депутаты итеп сайлана, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
1993 елга кадәр ул Теләче районының В.И.Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында сыер савучы булып эшли, аннан лаеклы ялга китә.
Гөлбикә Гали кызын гомер бәйрәме белән Теләче һәм Саба районы җитәкчелеге тәбрикләде. Саба районыннан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев