Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Булганнарга – муллык, уңганнарга уңыш ышанычлы юлдаш булсын

Сәхифәбез “Саба” җәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсенә багышлана

Тарихи белешмә

Күмәкләштерү елларында Иске Мичәндә «Кызыл Йолдыз-I» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Хуҗиәхмәтов). 1930 елда хуҗалыкның исеме «Искра» колхозы дип үзгәртелә. 1959 елдан авылда Тукай исемендәге. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Бакшанды, Керәнне, Яңа Мичән авыллары керә), 2000 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – крестьян-фермер хуҗалыгы, 2008 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе эшли. 2009 елдан  аның составына Тимершык бригадасы да  керә.

 

Үр артында үрләр бар

Элеккеге Тукай исемендәге  кол­хозның һәм “Тимершык” предприятиесе җирләрен үз эченә  алган “Мичән” бүлекчәсе  хәзерге   вакытта сөрү  мәйданнары  буенча район хуҗалыклары  арасында икенче  урында тора. Савым  сыерлары 1100 баштан  артык,    мөгезле эре терлекләр  саны 1685 баш тәшкил итә. Барлыгы 6200  гектар сөрү җирләре бар.

“Безгә Мичән һәм Тимершык   авыл  җирлекләренең биш торак пункты  керә.  Барысы 174 кеше  эшли, – дип ачыклык  кер­тә бүлекчә җитәкчесе Рамил Рә­фыйк улы Шәймәрданов. – Ти­мершык һәм Мичән бри­га­да­ларының уртак тырышлыгы хуҗалыкка  йөкләнгән бурычларны  үтәүгә һәм тагын да  яхшырак нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән. Узган хуҗалык  елын гына  алыйк. Игенчелек тармагы өчен җиңел булмады ул. Шуңа да карамастан, бөртекле-кузаклы  культуралардан барысы 65382  центнер  ашлык,  шуның эченнән бөртеккә 17870  центнер кукуруз суктырып алынды. Әлбәттә, агротехник  чаралар,  кеше факторы да зур роль уйнады.  Кукурузның уңышы  гектарына 90 центнер тәшкил итте һәм бу  районда  иң   югары күрсәткечнең берсе. Шулай ук бәрәңге игү  сак­ланып  калган бердәнбер ху­җалык буларак, 8329 центнер “икенче икмәк”  үстердек. Бер гектарга 208 центнер туры килде. Терлекләргә сенаж –178714, силос 156230  центнер  әзерләнде.  Сыйфаты мул продукция җи­тештерү таләпләренә  җавап би­рә. Запас белән әзерләнгән  азык терлекләрнең баш  санын  арттыруда төп алшарт булып тора. Шуңа омтылып, бүлекчә буенча  бозаулар 2023 елга  караганда 169  башка  күбрәк  алынды,  тәүлеклек  үсешләре  чагыштыру  чорына  карата  40 граммнан  күбрәккә артты. 

Агымдагы ел планнарына кил­гәндә, булган таналарны сак­­лап, сөт  җитештерүдә – 5,  итчелектә  4 процент үсешкә  ире­шү бурычы  куела. Бозауларның тәү­леклек  артымын тәэмин итүдә 1000 грамм  чиген  узу да – төп максатларның берсе. Игенчелек терлекчелеккә  эшли һәм агымдагы азык  потенциалын   арттыру  өчен  мөмкинлекләрне эшкә  җигәчәкләренә игенче-механизаторларга  зур  ышаныч белдерәм. Бүлекчә хисап  чорында 2023  ел  күрсәткече белән  чагыштырганда  86,200  миллион  сумга  артык  керем  алынды, үсеш  31,5 процент тәшкил итте. Табыштан рациональ  файдаланып, игенчелек тармагын  чәчү  комплексы белән тулыландырырга дигән планда  торабыз. Яңа технологияләр  2025  ел  уңышы өчен агротехник  чараларның  яхшырак  үтәлүенә  китерәчәк. Табигать  шартлары иген­челәр  көткәнчә  килсен  иде. Шундый  ышанычта калабыз”.  

 

Тимер роботлар да чыдамады, алар чыдый  

Кызыл Мишә кызы Рузалия  Зарипованың сыер савучы йөген үз  җилкәсенә  алганына  30 ел булган. Башта ул сатучы һөнәрен  үзләштергән. Аннары колхоз  аш­ханәсендә механизаторларга тәм­ле  ашлар  пешергән. Әмма авыл хуҗалыгында  терлекчеләргә их­тыяҗ  күбрәк. Элек тә сыер  саварга  чират тормадылар, хәзер  аларга аеруча  кытлык. Рузалияне дә, авылча әйткәндә, шушы эшкә  кыстыйлар.

“Хуҗалык  җитәкчесе  Раиф Сәмигуллович,  фермага  күч­сәң, бушка  үгез бирәм диде дә, күндем. Кызыксындыру бер генә тапкыр инде  ул. Әйе, 4 центнерлы үгез  бирделәр.  Шуның белән колхозга кереп  калдык. Күбрәк сыер  саудым.  Әти  Мәүлетҗин  Фәхриев гомер буе  колхозчы  иде, каенанам Нурҗиһан Зарипова да  фермадан  пенсиягә чыкты. Ул китте, мин килдем. Сынатмадык, булсынга эшләдек. Сыерларны  яраттык, бәйләп  сауган  чакларда һәрберсенә исем кушып, иркәләп кенә эндәшә  идек. Ачулансаң, сыер  сөтен бирми.  Кызыл Мишә  фермасы роботлаштырылгач, безнең кирәк калмады. Ун  ел Тимершык  фермасында эшләдем”, – ди Рузалия.

 

Әмма тимер роботларның гомере кыска булды,  алар акрынлап гамәлдән   чыгып бара. Шөкер,  сы­ер  сауган апалар исән-сау. Алар тимер  чыдамаган  фермаларда чыныгып, авыр хезмәттә  калдылар. Рузалия Зарипова да кабат  Кызыл  Мишә фермасына   кайтып, берүзе 120-130  сыер  сава. Моңа 3-4   сә­гать вакыт китә. Терлекләрне “Де­лаваль” залына куып кертергә Алексей Иванов булыша. Бигрәк тә таналар  кая барасын белми, аларны ияләндерергә  кирәк.

“Кайсы вакытта елыйсылар  да  килә. Сыерларның күп  сөт  биргәнен  таблодан   күреп,   күңел тагын сөенә. Араларында  40  литрга  кадәр  продуктлылары бар. Түләү  сөттән, хезмәт хакларын  вакытында алып барабыз. Тагын нәрсә әйтим инде. Мин эшне бетереп  кайтып  киткәч, икенче сменага   Наил Ганиев  килә. Икең дә тырышканда гына  күрсәткечләр  яхшыра”, – ди уңган терлекче.

Рузалия  Зарипова  2024  елда  барысы 2457 центнер, бер  сыерга 6142  килограмм  сөт  савуга ирешкән.  Быелгы ике  айлык күрсәткече 951 центнер тәш­кил итә.  Бер  сыерга  уртача 27-28 литр  сөт  савыла. 

 

Сабый бала карагандай

Авыл хуҗалыгында терлекчелек һәм игенчелек тармакларының нигезен күпьеллык стажлы хезмәткәрләр тәшкил итә. “Мичән” бүлекчәсендә дә  25-30 ел дәвамында өзлексез эшләүчеләр күпләр. Мәсәлән, Кызыл Мишә фермасында бозаулар  караучы Лилия Харисованың  да стажы 30  елга тулган.  Шуның чирек гасырын  сыерлар сауган ул. Куллар белән җилен тартыр өчен күпме егәрлек кирәк заманны  да узган.  Хәзер 3нче  елын яшь бозаулар карый. Аеруча җаваплы, зур игътибар сорый торган эш. Чөнки бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән, тиешенчә тәрбия күрсәтмәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин.

“Бу торакка кеше  кирәк булды  да,  үзем теләп күчтем. Сыерлар  саву белән  чагыштырганда җиңел димәс  идем. Сабый бала  карау белән бер.  Торакка  туганнан  соң дүрт-биш сәгать  кипкән  бозауларны алып  киләбез. Шуларны имчәкле  чиләктән сөт  эчертергә өйрәтергә  ки­рәк. Яз – сыерлар күп бозаулый торган чак. Мәшәкатьле вакыт. Менә соңгы 9 көндә 29  бозау  керде. Ярар, болары имәргә өйрәнде дип тынычлана торган түгел. Бер айга әйләнештә 40-50ләп бозау  була.  Алларына икенче көнне үк катнаш  азык  куя башлыйбыз.  Ашый торган әйбер икәнен беләләр, чемченәләр. Берәр  айдан  соң сенажга  күнектерәбез. Ике  айлык бозаулар  икенче  торакка   күчерелә. Анда инде  сөт  юк. Ә артым  кирәк. Тиешле  авырлыкны җыеп бармаса,  аннан күп продукцияле  сыер  чыкмый. Җиленнең сөткә формалашуы безнең торактан башлана. Сөт эчереп, катнаш  азык  салдың да, эшең бетте түгел. Таләпләр югары, белгеч роленә дә керәсең. Әлбәттә, кәефсезен күрсәк, тиз арада  ветеринар  Динар  Мирзинны чакырабыз. Дәвалауга  караганда, чирне булдырмый  калу җиңелрәк. Кул алмашым  – Илнар  Фәсхиев. Аның ха­тыны Гөлназ Фәсхиева да бозаулар тәрбияли,  Гөлчәчәк  Яхина белән эшлиләр”, – дип сөйли Лилия Харисова.

Ул былтыр 60 бозаудан 152 центнер  артым алуга ирешкән. Быел ике  айда тәүлеклек үсеш 800 граммга җиткән.

 

Кыр эшләре – кул сузымында

Март – кыр эшләренә старт бирүче  ай. Ул басудан  кар  киткәнче җирне  ашлау белән бәйле. Апрельдә  инде яз нык соңарганда да кырга тырма таккан тракторлар чыга. Тимершык остаханәсендә дә төзекләндерүне дымны  каплату агрегатларыннан башлаганнар.

“Барысы 6 комплектлык тырма ремонтланды, бер күтәртелә торган җайланмалысы да тәртиптә. Шулай ук өч данә “СЗП-3,6” чәчкече, 4 “КПС-4” культиваторы, 5  каток, кукуруз  чәчкече, бәрәңге  утырту өчен “СР-42”дә  кырга чыгарга әзер. Ике бригадада 30дан артык төрле  маркадагы трактор бар,  һәр  100 гектар  сөрү җиренә 107 ат  көче туры  килә. Хәзерге  вакытта Тимершык   остаханәсенә Дамир Исмәгыйлов, Ринас Закаровның “КамАЗ”лары, Азат Хәлиуллинның “ГАЗ-53”  машинасы,  Ленар  Сиб­гатовның “МТЗ-1221” тракторы кергән килеш. Мичән бригадасында Айдар Галимуллинның   “Дизеле” һәм башка техника ремонтлана. Алар запас  частьлар белән нигездә тәэмин ителгән, җитмәгәне  кайтарыла. Апрельгә  барлык техника төзек булырга тиеш. Эш шул максаттан оештырылган”, – диде инженер  Фәвис Гыйлаҗиев. 

Хуҗалык белгечләренең тагын  берсе – баш агроном Дамир Мө­хәммәтҗанов әйтүенчә, Тимершык бригадасында 2025 ел уңышына нигез 500 гектарда уҗым культуралары  чәчү белән салынган. Туфракка арышның элиталы “Подарок”, бодайның I репродукцияле “Солтан”, “Казанский-560”, тритикаленең  “Светлица” сортлары – 180 миллионнан  артык бөртек  туфракка  күмдерелгән.

“Алар химик препарат белән эшкәртелде. Үсемлекләрне тукландыруны гектарына тәэсир итүче  матдәләрдә  80  килограммнан  да  киметмәскә дигән шарт  куелды. Сабан культуралары 900 гектарда чәчеләчәк”, – ди белгеч. 

Мичән бригадасында  384 гектарда көзге  арыш һәм бодайдан, 850 гектарда сабан культураларыннан мул  уңыш  алу  өчен  көрәшәчәкләр.

 

Күңел тарткан эш арытмый

Яңа Мичән сөт комплексында безне сыер  савучы Рәзилә Мөбарәкшина белән таныштырдылар. Бик  ачык   күңелле, сорауларга кыска, әмма төгәл җавап бирә торган ханым ул. Шулай булмыйча, 16 ел почтада эшләгән, халык белән көндәлек аралашкан. Сүзгә кеше  кесәсенә керә торган хезмәт кешесе түгел. Әмма ире  вафатыннан  соң, тормышы  кыенлаша.  Почтада  ашлык та, печән дә бирмиләр, ә шәхси хуҗалыксыз  авылда  яшәве  тагын  да  авыр.  Өч  улын  ялгызы  үстерә ул.  Инде  булды дигәндә генә, уртанчысы Радил  махсус  хәрби операция башлануга мобилизацияләнеп, ана  кешенең  тынычлыгы  югала. Хәзерге  вакытта Радил Мөбарәкшин  якташлары – Иләбәрдән  Илфар  Яруллин һәм Әтнә егете белән узган  ел  Россия гаскәрләре  кулына күчкән Селидово шәһәре юнәлешендә сугышчан  бурыч  үти. Кыска  вакытлы  ялга  кайта, гаиләсе Арча шәһәрендә. Рәзилә Мөбарәкшина Иске Мичән  авылында 2нче төркем   инвалид төпчек  улы белән  яши.

“Миңа шуларны  күрергә  язган. Инде  сыер сава башлаганга  да 23нче  ел  китте. Күңел тарткан эш булмаса, шулкадәр  стаж җыелмас  иде.  Бездә савым өч сменалы.  Башкалар  йоклаганда  сыер  савабыз. Төнге смена кичке җиденче  яртыдан төнге берләргә кадәр дәвам итә. Менә әле генә иртәнге савым төгәлләнде, сыерлар залдан чыгып  бетте, аппаратларны юу белән мәшгульбез. Эшкә вахта  машинасы   йөртә.  Кулдашым Фидания  Мирзина белән 450дән  артык сыер савабыз. Инде  автоматка  әйләнеп беттек дисәң дә була. Ияләнелгән хезмәттә кыенлык бик  сизелми”,– диде Рәзилә Мөбарәкшина.

Ул былтыр барысы 6228 центнер, бер сыерга 8896   килограмм  сөт сау­ган. Быел  ике  айлык  күрсәткече 1717 литр тәшкил итә. Әгәр шушы темп  сакланса,  10  мең  чиген   узу да  яуланмаслык  үр түгел аның  өчен. Хәзерге  вакытта Мичән комплексында көнгә 10,8 тонна  сөт  савыла.

 

Эретеп ябыштыручы

Кайсы гына тармакны алма, кыр эшләрендәме, төзелештәме,  эретеп ябыштыручылардан башка күз алдына китереп булмый. Алар һәр ремонт остаханәсендә  кирәк. Мичән бригадасында бу эшне  Мөхәммәт Гарифуллин башкара. Пенсия  яшендә булса да, осталыгы беркая да  китмәгән. 

“Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткерә торган гадәте бар. 1993  елда “Керәнне” колхозы аерылып  чыкканда Мөхәммәт  Нургали  улы  Курсада  механизатор,  урман  чыгару, утырту белән шөгыльләнделәр. Шул вакытта авылга кайтучы  яшьтәшләрем, дусларым шактый булды. Чакыруымны Мөхәммәт тә кабул итте. “КСК” комбайнында  эшләде, төп белгечлеге эретеп  ябыштыручы иде. Күп техникага җан  өрде  ул. Аны мактап,  черегән  калайларны ябыштыра, дип  сөйлиләр иде. Менә шундый ул сыйныфташым”, – диде аның турында Инсаф Фәйзрахманов.

60 ел элек…


Катнаш  силос
Быел силослау өчен 50 гектарда борчак  чәчелгән  иде. Хәзер  аны  чабып  силослау башланды.  Загон  ачу  комбайнчы иптәш Н.Ганиевка  йөкләнде.  Аңа  ярдәмгә “ЖВН-6”  ургычы белән  тракторчы  Нургаян Шәрәфиев  килде. Өч  көндә 30 гектар борчак  чабылып  силоска  салынды инде.
 А.Халиков,  Тукай исемендәге колхоз председателе.
(“Җиңү байрагы”, 21 июль, 1965 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев