Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БУРЫЧЫҢ БАРМЫ?

Бүген суд приставы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан аларның эшләре белән якыннанрак таныштык. Саба һәм Теләче районнары буенча ел башында 22 мең бурычлы кеше булган, хәзерге көннәрдә аның саны 12 мең. Бу саннарга карасаң, һәр приставка 5 меңләп бурычы булган кеше туры килә.

Суд приставлары бурычлары булган кешеләрне үзләренең базасына кертә, шуннан соң регистрация буенча яшәү һәм эш урынына хат җибәрелә. Кисәтүләр ясаганнан соң да акчалар түләнмәсә, беркетмә төзелеп мөлкәтләре арестка алына. Гражданнарның күпчелек очракларда – төрле штрафлар, салымнар, торак комуналь хезмәткәрләренә бурычлары түләнмәгән була. Шулай ук суд приставлары айга ике тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында рейдка да чыга. Без дә ЮХИДИ хезмәткәре Аяз Каюмов белән суд приставы Аяз Исмәгыйлов катнашында рейдка чыктык.  Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар гына ачыкланды. Шуны да искәртеп китергә кирәк, машина йөртүченең 10 мең сумнан артык бурычы булса, суд приставларының аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкинлеге бар.

Саба һәм Теләче районнарында хәзерге вакытта 165 кеше алимент түли, шуларның 82се эш урыннарына урнашмаган. Шулай ук  быел алимент түләмәүчеләргә 2 җинаять эше һәм 15 административ эш кузгатылган. Суд приставлары 4 кешене экстрадицияләделәр. Пристав хезмәткәрләренең эшчәнлекләре болар белән гена тукталмый, шулай ук алар суд эшләре барышында тәртипне дә саклыйлар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев