Финалда ул 120 килограммга кадәрге үлчәүдә Делюс Закировны отты. Олы Шыңардан Рифат Ахунҗанов 3нче урынны алды.
Быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып Иләбәр авылыннан Фәнзил Нуриев калды. Бу аның беренче тапкыр шундый уңышка ирешүе. Финалда ул 120 килограммга кадәрге үлчәүдә Делюс Закировны отты. Олы Шыңардан Рифат Ахунҗанов 3нче урынны алды. Рифат 2025 елда абсолют батыр булып калган иде. Иң авыр үлчәүдә Өтернәстән Айзат Сәмигуллин ярымфиналда былтыргы Сабантуе батыры Эдуард Җәләлиевны бирелергә мәҗбүр итте. Хәтта тамашачылар алар өчен җан атарга да өлгерми дә калды. Беренче урын өчен көрәштә Югары Симеттән Данис Закиров Айзатка келәмнән күтәртеп кенә чыгып китте.
Йөз килограммга кадәрге үлчәүдә дә батыр алышынды. Келәмдә Саба Сабантуенда 10 еллап күренмәгән Керәнне егете Илназ Зарипов пәйда булды һәм финалда Ильяс Хуҗиәхмәтовтан өстен чыкты. Олы Шыңардан Нияз Зарипов былтыргы уңышын кабатлады (3нче урын).
Калган үлчәү категорияләрендә батырлар үзгәрмәде: Нияз Хәлиуллин (65 кг). Алмаз Биккинин (75 кг.). Салават Гәрәев (85 кг.).
Ветераннар көрәшенә 9 кеше язылган иде. Сабага Мичән кияве, танылган көрәшче, күп тапкырлар Сабантуйлар батыры Зөфәр Шакировның кайтуы башкаларга җиңүче булырга өмет калдырмады. Былтыр 60 яшен тутырган ветеран пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Илсур Нәбиуллин –2нче, Рәис Сафин (Олы Шыңар) 3нче булды.
Яшҗләр көрәшендә абсолют батыр өчен әзерләнгән тәкә Югары Симеттән Илшат Ибраһимовка бирелде.
Алар башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, башкарама комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тарафыннан бүләкәр алганда мәйданда тамашачылар аз калган иде инде. Яңгыр да сибәли башлады. Шулай итеп, бәйрәм эпилогы саналган бил алышу белән 2026 ел сабантуе үтеп дә китте.


Нет комментариев