Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм эшкә рух өсти

9 октябрь көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүче хезмәт алдынгылары, җитәкчеләр Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу комплексына бәйрәм тантанасына җыйналды. Фидакарь хезмәт ияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Тантанада районыбыз  башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Гафур Хә­сән­шин җитәкчелегендәге  делегация катнашты.  Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Илшат Нурмиев, лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә «Нырты» җәмгыятендә ветеринария табибы булып эшләүче, 47 ел хезмәт стажы булган  Гөлсинә Билалова,  «Саба», «Туган як», «Игенче» җәмгыятьләре   җитәкчеләре Зиннур Дәүлиев, Илфат Мөхәммәтов, Алмаз Зарипов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе баш зоотехнигы Нәҗип Гарипов,  «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бү­лекчәсе Туктар  фермасы мөдире Гүзәл Гыйлаҗиева, «Саба» җәм­гыяте механизаторлары Азат Вә­лиев, Айрат Сәлахов әлеге тан­тананың мәртәбәле кунаклары булдылар.

  «Бик матур бәйрәм чарасында катнашып кайттык. Президентыбыз хезмәтебезне югары  бәяләп, олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Илбашының  шулай хөрмәтләве хезмәтебезгә тагын да зур көч-рух өсти. Мин үзем 6 ел сыерлар саудым. Аннан Туктар авылында 10 ел амбар мөдире булып эшләдем. Хәзер ферма мөдире булып эшлим. Сөт савудагы күрсәткечләребез  узган елга караганда арта бара.  Фермаларда кул көче елдан-ел кими. Безгә уңай шартлар тудырганнары  һәм хезмәтебезне бәяләгәннәре өчен районыбыз башлыгы Рәис Миңне­хановка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга  рәхмәтебез зур. Моннан соң да кулыбыздан килгәннең барын да эшләп, авыл хуҗалыгы өлкәсендә армый-талмый хезмәт куярбыз дип ышандырам», - ди Гүзәл Гыйлаҗиева.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X