Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чаң сугарга сәбәп бар

Быел безнең районда ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны 29га җиткән. Учетта 22 кеше тора. Күрсәткечләр 2018 елныкы белән чагыштырганда сизелерлек арту ягына үзгәргән. Авыл районы өчен мондый күрсәткечләр – чаң сугарга җитди сәбәп.

“Татарстанда ВИЧ инфекциялеләр саны 14 меңнән арта. Моңарчы  авыруны  күбрәк наркоманнар, фахишәләр йоктырса, хәзер чирнең халыкның гомуми категориясенә күчеп баруы күзәтелә. Йогышланучыларның яше олыгаюга таба бара, ягъни  инфекция эләктерүчеләр 30-50 яшьлекләр. Шуңа   күрә  халыкның игътибарын  ВИЧ/СПИД эпидемиясенең таралу проблемасына җәлеп итү   мөһим. Шул  уңайдан республикада 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр “Тукта, ВИЧ/СПИД!” атналыгы да игълан ителде. Чирнең азуына юл куймас өчен вакытында  вируска каршы дәвалану  узарга  кирәк”,– ди район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча  баш табиб урынбасары  Резеда Фәттахова.

Чирен яшергән – үлгән, диләр. ВИЧ инфекцияне  ачыклау  өчен кан анализы алына. Консультация өчен аноним  кабинетлар район үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләрендә эшли, ФАП  фельд­шерларына  да   мөрәҗәгать итәргә  була. СПИД күпчелек очракта  җенси юл белән  йога. Безгә читтән килүче-китүчеләр, элек таныш булмаганнар белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда да игътибарлы, сак булырга, гомумән, саклану чараларын куллануны артык санамаска кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев