ЧӘЧҮНЕ - ТУФРАКТА ДЫМ БАРЫНДА
Быелгы яз да үзенчәлекле килде. Башта көннәр болытлы булды, апрельдә нормадан (36 мм.) өч тапкыр күбрәк яңгыр яуды, аннары коры җилләр исеп, туфракның һәркайда бертигез өлгерүенә китерде. Шуңа да карамастан, язгы чәчүне агротехник срокларда башкарып өлгерергә кирәк.
Игенче-механизаторларга шундый бурыч куелган. Эшнең “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә ничек оештырылуы белән танышыр өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗановка ияреп юлга кузгалдык. Хуҗалыкның Сәрдә урманыннан башланып, Сатышка диярлек барып җиткән кырларын урап шактый озын юл үтелде. Беренче тукталышны Килдебәк бригадасында 190 гектарлы арпа басуында Илнар Нуриәхмәтов (фото) агрегаты янында ясадык. Илнар былтыр 25 ел “стажлы” ДТ-75”е белән берүзе 1600 гектарда эш башкарган. ”Яратам тау башы ягы басуында эшләргә. Шушында уйнап үскән малай бит мин, яшь чак күз алдына килә”,–ди игенче. Минуты да кадерле вакытта балачакны искә алып сөйләшеп торуның сәбәбе шул: чәчкечкә орлык салучы “КамАЗ”ның рульне пневматикалы гидравлик көчәйткече ватылган иде. Ул арада бәясе 6 меңгә якын торган ПГУны алып та килделәр һәм Ранис Җамалиев детальне алыштырырга кереште. Чәчкеч артында утырып йөрүче студент егетләр Расим, Ильяс, Илдар да вакытны бушка үткәрмәде, Артур Бариев “МТЗ”да алып килгән арпаны бункерга чиләк белән тутырдылар. Гомумән, аграр көллияттә белем алучыларның кыр эшләренә ел саен зур өлеше керә. Юлбат ягына чыккач, Тулайковский-108 сортлы бодай үсәчәк 118 гектарлы басуда эшләүче тракторчы Илдус Әгелиев та, алардан башка чәчү бармый, дип төп булышчылары Айдар, Миңсур, Фәннурны мактады. Агроном Фидаил Хисамиев әйтүенчә, чәчүчеләргә механизаторга каралган наценканың 70 проценты түләнә...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев