Чирек гасыр җир астында
Августның соңгы якшәмбесендә тәгаенләнгән Шахтерлар көнен билгеләп үтүчеләр арасында Түбән Шытсу авылында яшәүче 1931 елгы Әмин абый Галәвиев та бар.
Ул үзе дә август аенда дөньяга килгән һәм шушы көннәрдә генә 91 яшен тутырды. Тумышы белән Сатыш авылыннан. Әмингә ике яшь вакытта колхозга кермәгәне һәм үзе шикелле фикердә торучылар белән күмәкләштерү сәясәтенә каршы килгәне өчен, кулак тамгасы салып, әтисен кулга алганнар. Билгеле инде, аты, башка мөлкәте белән бергә йорты конфискацияләнә. Шул китүдән Галәви Гайнетдинов кайтмый. Хатыны улы Әмин белән туган авылы Түбән Шытсуга инвалид апасы янына кайтып егыла. Сугыш башлана, туганнан туган абыйсы фронтка алынгач, йорттагы эшләр 10 яшьлек Әмин җилкәсенә кала.
“Мин инде 1942 елдан колхозда эшли башладым. Авылда ачлык. Аякка чабата киеп басуда ат белән җир сөрдек, иген үстердек, ашлыкны лобогрейкада урып, молотилкада сугып, бик тырышып эшләдек. Тизрәк сугышлар бетсенгә, яудагылар тизрәк кайтсынга көчебезне кызганмадык. Әнием 1949 елның августында үлеп китте. Илдәге җимереклекне төзекләндерү өчен армиягә киткәнче, Явлаштауда урман кисеп Иштуганга агач ташыдык”,– дип сөйли Әмин абый.
Хәрби хезмәттән соң, ул колхозда төзелештә, балта эшендә була. Авылда ул төзегән йортлар әле дә бар икән.
“Бушка эшләдек инде, тормыш җиңел түгел иде”,– дип сүзгә кушыла хатыны Фәүзия апа.
Җитмәсә, абзардагы 2-3 баш сарыкларын да алып чыгып китәләр. Ул көнне көтүне дә чыгартмыйлар. Н.Хрущев вакыты бит, янәсе илдә коммунизм төзиләр.
Гомумән, бәхетне читтә табу теләге юктан гына тумый. Әмин абый күршеләрендә шахтадан ялга кайткан 1937 елгы Габделхәй исемле егеткә: “Берәр эш булмасмы анда?”– дип ычкындыра. Озак та үтми, Габделхәй хат язып сала: “Ниятең булса, кил. Эш бар, шахтага алалар”. Әмма ул заманда колхоздан җиңел генә китә алмыйсың. Әмин абый хәйлә кора, колхоз рәисе Гобәйдулла Хуҗинга: “Габделхәй кунакка чакырган. Барыйм әле”, – ди. Җавап уңай була, рәис аның гаризасын укып та тормыйча имзасын сырлый. Әмма бухгалтер гаризага күз сала да: “Бу бит читкә китәргә сораган” ди. “Китсен”, – дип кул селти Г.Хуҗин.
Шулай итеп, 33 яшьлек Әмин Галәвиев Кизел күмер бассейнының Октябрьнең 40 еллыгы шахтасында тулы хокуклы эшчегә әверелә. Озакламый Гремячинск районы Шумихинск бистәсенә өч баласы белән, дүртенчесенә авырлы Фәүзия апа да күчеп килә.
“Мин 1954 елда ачылган яңа шахтада эшләдем, бригадир булдым. Клеть белән (лифт дисәң дә була) 100 метрдан артык тирәнлеккә төшәбез. Күмер катлавы җир астындагы 1-1,5 метр калынлыктагы пластны тәшкил итә. Шуны аммонит тутырып шартлатып, көрәк белән транспортерга төйи идек. Аннары гидравлик ысулга күчтек. Татарлар күп иде. Безнең милләт авыр эштән курыкмый бит ул. Минем 25 ел гомер җир астында үтте. Хезмәтемне зурладылар, Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булдым”, – дип эшләгән елларын искә ала хезмәт һәм тыл ветераны.
Шахтер – бик куркыныч, адым саен хәвеф-хәтәр сагалаган һөнәр. Шуны күздә тотып, Әмин абыйдан: “Шахта ишелгән вакытлар да булдымы?”– дип сорыйм. “Булды, – дип сискәнеп китә ул. – Бер тапкыр күмер ишелеп, басылып калдым. Ярый, зур кисәкләр түгел иде, шуңа бер җир дә имгәнмәде. Аяктагы резин итекне калдырып, конвейер буйлап шуышып чыга алдым”.
Ә яшь кенә егетнең үлеме турында сөйләгәндә тавышы бөтенләй калтырап чыкты Әмин абыйның. “Минем ял көнне булган хәл. Армиядән кайткан гына егет иде. Шахтерлар телендә органка дип йөртелгән терәк-ныгытмадан ычкынып киткән распил басып үтергән. Бәлки үзем анда булсам, коткарып та калыр идем җаныкаемны. Бик кызганыч булды”,– дип күзләрен сөртеп алды Әмин абый.
“Бервакыт тәрәзәдән карыйм: шахтерлар сменадан кайта. Минеке генә күренми. Көттем-көттем дә, шахтага йөгердем. Тынычландырдылар, апа, курыкма, дип, икенче сменага калганын әйттеләр”, – дип шахтерның җир өстенә чыгуын дулкынланып көтүнең нәрсә икәнен Фәүзия апа да ачып салды.
1995 елда туган-үскән ягын сагынып Түбән Шытсуга кайткач та, кул кушырып утырмый Әмин ага. Каравылда тора, башка эшләрдә катнаша. Инде тормыш иптәше белән бернинди тавыш-гаугасыз, 67 ел пар канатлар булып яшиләр. Галәвиевлар нәселен 12 оныгы һәм аларның балалары дәвам итә. Шахтерлар көнен билгеләп үткәндә авылдашы, үзе кебек Кизел бассейнында күмер чыгарган Шәймулла Гайсин белән очрашмый, бер-берсенең хәлләрен белешми калмыйлар. Әмин абыйга әле 91 яшьне биреп тә булмый. Тавышы көр, күмер тузаны суласа да, сәламәтлеге яхшы. Моның сәбәбен, җәмәгате Фәүзия апа тәрбиясеннән күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев