Чүп-чар һәм реформалар
Сабада каты көнкүреш калдыклары әйләнеше проблемалары ничек хәл ителә?
Элек кәгазь тәмәке тартмасы түгел, язарга дәфтәр булмаган. Ирләр газета кисәгенә төреп “махра” тарта, авыл халкы агач ботагын мичкә яга, бәрәңге сабагын малга ашата иде. Хәзер чәй дә башта фольгага, аннары кәгазьгә төрелгән булыр, газ ягуга күчкәч, ботак-сатак, бакча чүбе кирәкмәскә әйләнде.
Цивилизация калдыгы булып әверелгән полиэтилен-пластик каплар, шешәләр, савытлар чыгару өчен Саба һәм Шәмәрдән урамнарына чүп контейнерлары куелды. Башка торак пунктларда да санкцияләнмәгән чүплекләр бетте. 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хуҗалыкта башланган, халык теленә “чүп” реформасы булып кергән үзгәртеп корулар дәвам итә. Быел Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре урамнарга иске чүп савытларын алып, яңа 430 евроконтейнер урнаштырды. Аларны кую өчен 13 миллион сумлык тимер-бетон мәйданчыклар әзерләнде. Бу, әлбәттә, “Экология” милли проектын гамәлгә ашыруда тагын бер җитди адым.
Хәзерге вакытта Саба районында халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю, транспортта ташу белән шөгыльләнүче күптармаклы җитештерү предприятиеләренең хезмәтенә түләү «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе” төбәк операторы (УК “ПЖКХ”) аша бара. Эшчәнлекләре каты җитештерү калдыклары чыгу белән бәйле юридик затлар килешүләрне турыдан-туры төбәк операторы белән төзи. Законда калдыкларны чыгару өчен, төбәк операторыннан тыш, башка юридик затлар белән килешү төзү каралмаган. Төгәл саннарга килгәндә, 2022 елда төбәк операторы Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә бер кубометр чүпне саклаган өчен 135,67 сум, Шәмәрдән коммуналь хуҗалыгына 131,40 сум түли. Транспортлау өчен ике предприятие дә кубометрына 180 сум акча ала. Әмма бик үк вакытында түләмиләр генә. Хәзерге вакытта УК “ПЖКХ”ның райондагы коммуналь хуҗалыкларга – 1,33 миллион, “Чиста шәһәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1,5 миллион сумга якын бурычы бар.
Евроконтейнерга ни салырга?
Төбәк операторлары закон нигезендә каралган көнкүреш калдыкларын гына жыя. Шуңа күрә халык евроконтейнерларга ни ташларга кирәклеген белергә тиеш. Моңа ризык тартмалары, пластик шешәләр, кәгазь әйберләр, иске кием-салым, гадәти көнкүреш калдыклары керә. Ә менә төзелештән чыккан кирпеч, бетон кисәкләре, сүтелгән корылмалар, бүрәнә һәм такта ише әйберләр, агач ботаклары, үсенте калдыклары евроконтейнерлар өчен түгел. Аннан килеп, бәрәңге сабакларын кая куярга? Бу мәсьәләне хәл итү юлы да табылды. Коммуналь хуҗалык евроконтейнерлар урнаштырылганнан соң, бушаган 8 кубометрлы бункерларны шушы максатка файдалана башлады. Алар шәһәр җирлеге башкарма комитеты раслаган график нигезендә яз һәм көз айларында билгеләнгән урыннарга кичтән куела, иртәгесен көне буе аларга чүп салына һәм өченче көнне иртән алып кителә. Озын ботакларны 1,5-2 метрлы озынлыкта кисеп салырга кирәк. Бункерлар язгы чорда үзләренең рольләрен уңышлы үтәде дияргә була.
Экотәрбия кирәк
Шулай да кешене экология ягыннан культуралырак булырга күнектерү контейнерларны алыштыруга караганда кыенрак мәсьәлә булып чыкты. Моңа матди чыгымнар да таләп ителми кебек. Әмма кешенең әйләнә-тирә мохиткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү – иң авыры. Бакчадагы бәрәңге сабакларын урнаштыру белән бәйле көзге чорда Саба муниципаль районы административ комиссиясендә кергән хокук бозу турында материалларның күпкә артуы шул хакта сөйли. Беркетмәләр Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.6нчы маддәсе, 1нче бүлеге нигезендә территорияләрне төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен үтәмәгән өчен төзелә. “Язгы чорда әлеге статья буенча 4 эш каралса, көзге айда 35кә җитте. Тагын караласы 8 материал бар. Кисәтелүчеләр – 33, штрафка тартылучылар 4 кеше”, – ди комиссия секретаре Айгөл Сабирова. Административ җаваплылыкка тартылуларының сәбәбе – евроконтейнерларга үсемлек калдыклары салу яки янына өеп кую. Мисалга, комиссиянең 20 сентябрьдә булган утырышында Сабаның Гагарин урамындагы евроконтейнер янына бәрәңге сабагы ташлаучы 2000 сум штрафка тартылган. Гаебен танып, хәзерге вакытта штрафын тулысынча түләгән.
Альбина Исхакова, Саба муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече:
– РФ Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында»гы 2016 елның 12 ноябрендәге 1156 номерлы карары нигезендә каты коммуналь калдыклар җыю, ташу, утильләштерү һәм күмү халыкның санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохит иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясенең экологик законнарын исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Саба шәһәр җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренең 192нче пунктында әйтелгәнчә, физик һәм юридик затлар милкендә булган җир кишәрлекләрендәге газоннарны, чәчәклекләрне, куаклыкларны чистартканда барлыкка килгән үсемлек калдыкларын бары тик язгы-көзге чорда урамнарга эре габаритлы калдыклар өчен куелган бункерларга гына салырга рөхсәт ителә. Бункерларга биналарны, йортларны сүткәндә чыккан төзелеш калдыкларын салу тыела. Көзге чорга билгеләнгән график нигезендә бункерларны куюның соңгы срогы – 8 октябрь. Шуңарчы гражданнарның шәхси хуҗалыкларда булган үсемлек калдыкларын чыгарып бетерүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев