Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Дакар-2018” экипажы Саба җанатарларына рәхмәтле

Саба яшьләренең күбесе моңарчы “Дакар” марафоннарында катнашучы “КамАЗ”ларны телевизордан гына караганнары булса, бүген – 21 февральдә олысы-кечесе легендага әйләнгән автомобильне якыннан күрделәр. Күрү генә түгел, капшап та карадылар, кабинасына да кереп утырдылар, янәшә басып фотога да төштеләр.

Раллида катнашучы “КамАЗ-мастер” гадәтиләреннән   күпкә  аерыла, кабинасындагы приборлары белән  гомумән очкычны хәтерләтә икән. Шулай булмыйча, аны йөртүчеләр үзләре дә  “пилотлар” дип атала бит. Сабага “КамАЗ-мастер”да  “очучыларның” иң-иң осталары  – Дакар-2018” ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары арасында җиңү яулаган эпипаж җитәкчесе  Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов   килгән   иде.

  Район мәдәният   йортында аларның  чыгышын Саба  аграр  көллияте  студентлары  гына  түгел, Совет депутатлары, оешма-предприятие  җитәкчеләре дә тыңлады һәм  сорауларга   күмде.  Беренче  булып   сүз  алган Эдуард Николаев районнарда очрашулар үткәрүнең, “КамАЗ-мастер”ны презентацияләүнең максатын яшьләрне һәрвакыт җиңүләргә омтылучылар итеп тәрбияләүдә күрә. Экипаж җанатарлары  кайда  гына  яшәмәсеннәр,  аларның җиңүдә өлеше  зур. Э.Николаев   сөйләгәнчә, Перу, Боливия, Аргентина территорияләре  аша   трассада старт  беренче  көннән үк бик  катлаулы каршылыклар  аша узудан башлана.  Күпчелек  лидерлар вакытны югалталар, бишенче этап башында Эдуард Николаев машинасы да комлыкта яны белән ава. “Безне Аргентинанаың  бик тәҗрибәле пилот Федерико Вильяграның экипажыннан минутлар гына  аера башлаган  иде.  Шулай да  киеренке  вәзгыятьтән чыга   алдык, машина барлык   йөкләнешләрне  дә күтәрде. Без ралли тарихында 15нче җиңүебезне марафон оештырылуның 30 еллык  юбилеена  багышлардык”,– диде Э.Николаев. аны тулыландырган Андрей Каргинов сөйләгәнчә, команда халыкара ралли өчен техниканы сызымнарын   сызып, үзе проектлый, ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша. “Икенче  елга машинага  яңалык   кертмисең икән, син отыласың. “КамАЗ-мастер”ны гына түгел,  спорт залларында  даими булып, ярышка үзебезне дә  физик  яктан  әзерлибез.  Чөнки  уңышның 50 проценты экипажга бәйле”,– диде  ул һәм  актив  җанатарлары  булганнары  өчен Саба  яшьләренә  рәхмәт  белдерде.  

Очрашуда  катнашучылар узыш вакытында “КамАЗ-мастер” әрҗәсендә ниләр булуы, нинди запас частьләр кулланылуы, машинаның сайлаган оптималь тизлеге белән кызыксындылар.

Хәзерге  вакытта  Эдуард Николаев экипажы июль  аенда узачак  “Ефәк  юлы”  ярышларына  әзерләнә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт