Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт Думасына күп балалы аталарны мобилизацияләүне кичектерү турында төзәтмә кертелде

Дәүләт Думасына күп балалы аталар өчен мобилизациядән өстәмә кичектерү каралган ике закон проекты кертелде.

Аерым алганда, «Новые люди» партиясе «Россиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк баласы булган һәм үзе генә бер бала тәрбияләүче аталарга мобилизация кичектерелергә тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Моннан тыш, мобилизация турындагы законга төзәтмәләрдә 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы һәм хатыны йөкле (кимендә 22 атналык срок белән) ир-атларга мобилизацияләүне кичектереп тору күздә тотыла.

Моннан тыш, яңа закон кабул ителгән очракта, инвалид балалар булган бердәнбер туендыручыларга һәм ялгыз ата-ананың бердәнбер улына һәм кызына мобилизациядән кичектерелү биреләчәк.

Документта шулай ук хәрби хезмәт уза торган һәм хезмәттә һәлак булган хәрбиләрнең уллары һәм бертуганнары өчен кичектерү турында әйтелгән.

РБК хәбәр иткәнчә, моңа кадәр шундый ук закон проектын КПРФ депутатлары төркеме әзерләгән иде. Алар өстәмә рәвештә, 23 яшькә кадәрге (югары уку йортының көндезге бүлегендә укыса) өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аталарны мобилизацияләүне кичектерүне тәкъдим итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X