Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әдәби марафонга кушылыгыз

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр ха­­лыкның үз тарихы, үз кыйб­ласы, үз гореф-га­дәт­ләре, үз теле бар. Бу көнне китапханәләрдә, мәк­тәпләрдә, мәдәният учакларында тел, аны саклау темасына багышланган чаралар уза. Мисалга, Саба район мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, сабалыларны 21 февраль–2 март көннәрендә узачак “Сөйләшәм туган телемдә” әдәби марафонына кушылырга чакыра.

Һәр катнашучы үз телендә әдипләребезнең көн саен әсәрләрен укырга һәм укыган әлеге әсәрдән мәгънәле, файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп,фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафонсаба, #сабакитапханәсе, #тугантелем, #сабарайонмәдәниятбүлеге хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булачак. Әдәби марафон нәтиҗәләре укучыларның язмалары башкаларга файдалы булуын, хэш­тегларның дөрес кулланышын исәпкә алып ясалачак. Әсәрдән өзекләрне социаль челтәрләрдә генә түгел, дәфтәрләргә дә язар­га мөмкин.Әлеге дәф­тәрләрне 5 мартка кадәр үзәк китапханәнең методик бүлегенә тапшырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев