19 февраль 2021 яңалыклары
-
Гимназиядә төрле милләтләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә оештырылды
Гимназия – күп милләтле коллектив. Алар һәммәсе дә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, “Тел вә лөгать алмашып”, дус һәм тату яшиләр. 18 нче февраль көнне, гимназиядә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы кысаларында, төрле милләтләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә оештырылды.
-
20 февральгә һава торышы
20 февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -21..-26˚, аязганда -31˚, көндез -15..-20˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Әдәби марафонга кушылыгыз
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Бу көнне китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында тел, аны саклау темасына багышланган чаралар уза. Мисалга, Саба район мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, сабалыларны 21 февраль–2 март көннәрендә узачак “Сөйләшәм туган телемдә” әдәби марафонына кушылырга чакыра.
-
Саба егетләре - хәрби хезмәттә
Туган илне, Ватанны саклау – һәр ир-егетнен изге бурычы. Шуңа да армия сафларына барам дип ашкынып торучы, контракт нигезендә хезмәт итүче егетләр байтак алар. Күптән түгел миңа шундый егетләрнең берсе – Оренбург өлкәсендәге хәрби частьта взвод командиры, өлкән лейтенант Айдар Айрат улы Гобәйдуллин белән очрашып сөйләшергә туры килде. Аннан зарлану сүзе ишетмәдем. Киресенчә, Айдар миңа контракт нигезендә хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде.
-
Бүгенге көндә Саба районында 297 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан
Вакцинацияләнүчеләр арасында 55 медицина хезмәткәре, 4 мәгариф хезмәткәре,105 сәнәгать предприятиеләре һәм транспорт хезмәткәре, 15 социаль хезмәткәр, 60 яшьтән өлкәнрәк 82 пациент бар. Вакцина ясатырга теләүчеләр үз участок терапевтларына мөрәҗәгать итә ала.
-
Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр
Республикада чикләүләр узган елның мартында кертелгән тәртиптә бетереләчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов: Керемнәрнең туксанчы еллардан бирле бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде
Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан планлаштырылган барлык программалар һәм илкүләм проектларны да гамәлгә ашырды.
-
Тырыш хезмәт югалмый
17 февральдә Яңа Мичән авылында яшәүче Мәгъсүмә Фәүзи кызы Шакирҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
Беркетмә әнисенә төзелде
2021 елның беренче аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 7 транспорт йөртүчене җаваплылыкка тарттылар. Кул арты ничек булыр, быел беренче беркетмә Сабабаш авылында яшәүче 1965 елгы С.га төзелде. Ул 1 гыйнвар кичендә Саба-Лесхоз юлында тоткарлана. ЮХИДИ инспекторларында 4 гыйнварда Мичәнбаш фермасында МТЗ–80 тракторында эшләгән 1963 елгы механизаторның да аек түгеллегенә шик туа.
-
Марат Зяббаров провёл заседание республиканского штаба по недопущению распространения АЧС на территории Татарстана
В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось заседание республиканского штаба по недопущению распространения африканской чумы свиней на территории республики. Заседание провел заместитель Премьер-министра РТ - министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
«И, каләмем...”
Гафиятова Илзия, 11 сыйныф, Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
-
Тылсымлы умырзая
Айсылуны йокысыннан кояшның җылы нурлары уятты. Ул теләмичә генә күзләрен ачты да, як-ягына карады. Бүлмәне кояш яктырта, әйтерсең лә Айсылу алтын төсләр иленә килеп эләккән. Аның тәрәзә янына йөгереп килеп, урамдагы матурлыкны күрәсе килде. Әмма тәрәзә янына бара алмады Айсылу, кышкы гүзәллекне күрмәде…Чөнки 6 яшьлек Айсылуның аяклары авырта, шуңа кечкенәдән инвалид арбасында йөри. Кыз язмышына һич үпкәләми, һәр туган көнгә шатлана, тормышның матур ягын күрә белә.
-
Хайван
Вахитов Айзат 03.03.2004.
-
Гармун моңы...
Ерак – ераклардан үзенә тартып торган милли моң... Безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп татар көйләрен уйнаган гармунчыларны күрсәм яки ишетсәм, бер мәлгә тынсыз – өнсез калып, аларны тыңлыйм.
-
Үпкәләдем галимнәргә!
Дөресен генә әйткәндә, мәктәп укучылары - бик сабыр һәм тырыш халык ул. Караңгы кышкы иртәләрдә, хәтта уңган кояш та йокысыннан торырга иренеп ятканда, балалар, букчаларын тотып, белем алырга ашыгалар. Юлда, шук салкын һава битләрне чеметеп, йокыны куып җибәрмәкче була. Башка кереп, кисәк-кисәк искән суык җил уйларны чуалта, бүген булачак контроль эшләрне искә төшерә, каникулларны сагындыра.