Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Хайван

Вахитов Айзат 03.03.2004.

Кайтып барам , ап-аяз көн,
Урамда бер жил дә юк,
Уйланам мин уз эчемнән,
Өстем ботен, тамак тук.

Ерактан гына ишеттем -
Кемдер мина кычкыра,
"Ахмак,тиле, хайван"-дия,
Әз генэ кызармый да.

Ахырыдан анлашылды-
Бу апан ялгыш әйткән.
Башымнан гына чыкмый шул,
Ник соң ул хайван дигэн?

Шушыларны уйлый-уйлый
Фикеремә керештем.
Мин бит шушы гомеремдә
Бик куп сузләр ишеттем.

Ләкин җенем сөйми минем-
Кешегә хайван дию.
Андый сузләрне эйткәч тэ,
Бу бит хайваннан көлу.

Уз баласын ташлап китеп
Чуплектә калдырганны,
Әз генэ кызармыйча да
Елгада батырганны,
Кеше баласын утереп
Куземә караганны-
Хәтта хайван дип эйтерлек
Тугел инде боларны!

Сугыш башлый кешеләр ,
Нәрсә житми аларга?
Болай уз-узен утерми
Дөньяда бер хайван да!!

Якыннарын, туганнарын
Яратмыйлар , сөймиләр,
Акча өчен генә алар
Бу дөньяда яшиләр.
Шушы була мени инде
Хәзер заман кешеләр ?

Кешелэргә "хайван" диеп,
Кызартмыйк хайваннарны,
"Кеше" исемен йөртерлек,
Булыйк башта лаеклы!!!

Әйтэсе сузләрем бик куп,
Ләкин әйтмимен- тузәм,
Бетерәсе килә юлларымны
Жәлилебез сузләре белән-
"Бүреләр,аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр."
Ач булмыйча, хәтта буреләр дә
Бутән кешеләргә тимиләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X