Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

«И, каләмем...”

Гафиятова Илзия, 11 сыйныф, Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

И каләмем, алтынмы,
Син, көмешме?
Язасың да язасың.
Күңелдәге уйларымны
Ак кәгазьгә саласың.
Йөрәктә хисләр ялкыны
Кечкенәдән ташып тора.
Шигырь язам, хыялланам
Ә хыяллар чынга аша.
“Серле каләм” бәйгесе
Иҗатка юл ачты миңа.
Төрле бәйге, “Гран – при”
Иясе дә булдым шуңа.
Туган телем – Тукай теле
Шигырьләрен яттан беләм.
Горурланам Такташ белән
Туфан белән, Җәлил белән...
Иҗатларын дәвам итү
Минем тоткан кыйблам булсын,
Ә каләмем туктамасын
Яңа үрләр юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев