Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырыш хезмәт югалмый

17 февральдә Яңа Мичән авылында яшәүче Мәгъсүмә Фәүзи кызы Шакирҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Мәгъсүмә Шакирҗанова Югары Симет авылында ишле гаиләдә туа. 1936 елда авылда бик каты янгын чыгып, күп йортлар янып бетә. Мәгъcүмә апаларның да яңа өйләре дә янып, әбиләре йортына күченәләр. Сугыш башлангач, әтиләре сугышка китә. Сугыш вакытында урманчылар Симеттә торып агач кисәләр, яшүсмерләр дә озын тәнәфесләрдә аларга булышырга, өеп куйган ботакларны яндырырга урманга менәләр. Мәгъcүмә апа 14 яше тулгач үзе дә урман кисәргә китә. Чүриледә юл салуда катнаша. 16 яшендә фермага таналар карарга килеп, кияүгә чыкканчы Симет фермасында эшли. 1958 елда Яңа Мичән авылы егете Нуретдин Шакирҗанов белән гаилә коралар. Мәгъcүмә апа фермада бозау караучы булып эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1991 елда ире, 2004 елда улы Рөстәм вафат була. Мәгъcүмә Шакирҗанова килене Ләйсән тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Җиде оныгы, ике оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев