Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Гармун моңы...

Ерак – ераклардан үзенә тартып торган милли моң... Безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп татар көйләрен уйнаган гармунчыларны күрсәм яки ишетсәм, бер мәлгә тынсыз – өнсез калып, аларны тыңлыйм.

Үзем уйный белмәсәм дә, өебез дә гармун моңы тынып тормый. Әй ярата да инде минем бабам шул гармун дигәннәрендә уйнарга.

Өздерепләр уйнап, кайчакларында әби белән бергәләп җырлап җибәргәндә өй эче яктырып нурга күмелеп калган төсле тоела миңа.

Никадәрле аһәң, яңгыраш безнең милли моңнарыбызда. Шул моңнарны күңелең белән тоеп, йөрәгең аша үткәреп, тыңлаучыларга җиткерә белү дә зур осталык таләп итә.

Минем бабаем да авылыбыз клубы каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” фольклор коллективы һәваскәрләре белән концертларда чыгыш ясый. Дөресрәге әлеге ансамбльнең гармунчысы. Авылда бер генә концертта аннан башка узмый. Бабамның шундый моңлы кеше булуына күңел сөенә. Мин дә аңардан гармун уйнау серләренә төшенергә телим. Киләчәктә, бәлки, минем бу хыялым да тормышка ашар.

Ә хәзер бабам уйнаганнарын яратып тыңлыйм мин.

Бәшәров Альмир, 7 сыйныф укучысы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев