Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беркетмә әнисенә төзелде

2021 елның беренче аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 7 транспорт йөртүчене җаваплылыкка тарттылар. Кул арты ничек булыр, быел беренче беркетмә Сабабаш авылында яшәүче 1965 елгы С.га төзелде. Ул 1 гыйнвар кичендә Саба-Лесхоз юлында тоткарлана. ЮХИДИ инспекторларында 4 гыйнварда Мичәнбаш фермасында МТЗ–80 тракторында эшләгән 1963 елгы механизаторның да аек түгеллегенә шик туа.

undefinedИсерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр кимеми./ФОТО РЕДАКЦИЯ АРХИВЫННАН.

Моны тракторчыны хастаханәгә китергәч, алынган алкотектор приборы күрсәткече дә раслый. Нәтиҗәдә бер ел эчендә икенче тапкыр исерек хәлдә тоткарлануы сәбәпле, аңа карата җинаять эше кузгатылды. 1999 елгы Шәмәрдән егете машина йөртү таныклыгы булмаган килеш 17 гыйнварда юлга әнисе исемендәге “Приора” автомобиленә утырып чыга. Шуның өстенә, алкотектордагы 0,6 промилле аның спиртлы эчемлек кулланганлыгын күрсәтә. Шуңа күрә КоАПның 12.8нче статьясы (идарә итүне правасы булмаган исерек кешегә тапшыру) аның әнисенә карата кулланылачак. Гыйнварда Шәмәрдәннән 1989 елгы Ф. һәм Пүкәл авылыннан 1986 елгы Р. да исерек хәлдә автомобиль белән идарә итәләр. Ә 20 гыйнварда 1986 елгы Саба кешесе Объездная һәм З.Йосыпов урамнары чатында светофорның кызыл утына чыгып, авария ясый.

 Йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә быел 38 авария теркәлде инде. Шуның икесендә ав­томобильдәгеләр тән җәрәхәтләре алды. “Бер­кетмә төзелгәннән соң салынган штрафларын 60 көн эчендә түләмәүчеләр дә кимеми. 2021 елга чыккач кына да шундый 36 йөртүче ачыкланды. Аларның 5есенә КоАПның 20.25нче статьясы нигезендә арест җәзасы бирелде. Калганнарга икеләтелгән кү­ләмдә штраф түләргә туры киләчәк”,– ди ЮХИДИнең административ практика буенча инспекторы Гөлгенә Гаянова. Югыйсә 20 көн эчендә түләп өлгергәндә, штраф күләмен, киресенчә, яртылаш киметергә дә була. Йөртүчеләрнең шушы мөмкинлектән файдаланмауларына аптырый торган.

Кайсы җирлекләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен күбрәк бозганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев