Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ДеЛаваль”дән-“Параллель”гә

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында саву заллы ике сыерлар торагы файдалануга бирелде. Татар Икшермәсе авылы янындагы терлекчелек фермасы моңарчы да хәйран территорияне биләп тора иде. Инде тагын өч яңа торак төзелгәч, биредә җәяүләп тиз генә йөреп чыкмаслык шәһәрчек барлыкка килгән. Авыл хуҗалыгы киләчәге – мегаферма дисәң дә була торгандыр.

Гомумән, “Мөхәммәтшин” ху­җа­лыгы яңа технологияләрне кертүдә районда гына тү­гел, республикада алдынгы булды. Зөфәр Зиннәт улы бу тармакка нигез сала башлаганчы Россиядәге күп кенә алга киткән, заманча фермаларның тәҗрибәсен өйрәнә. Фермер тәвәкәлләп, алдынгы технологияләргә таянып, савым заллары төзү эшенә керешә. Эшчәнлеген алга таба киңәйтүнең иң кулай юлларын табарга тырыша ул. Шулай итеп, 2013 елда республикада беренче “ДеЛаваль” залы Татар Икшермәсендә барлыкка килә. Төзелеш һәм Швеция җиһазлары 130 миллионга төшә. 2013 елда роботлаштырылган сөт комплексы эшли башлый. Монысы инде Голландия “Лели”лары. Алар урнаштырылган торакта сыерларны 4 робот сава. Һәм менә быел «Европараллель” тибындагы (SCR) Израиль компонентлары.

undefinedФотода: яңа саву залы операторлары Юлдашев Сурож, Халназаров Сапарбай, Абдуллаев Отабек

Төзелешкә бер урында таптанырга ярамаганлын һәм “Делаваль”нең мораль яктан искерә башлаганын исәпкә алып старт бирелә. Кем әйтмешли, беренче казык 18 апрельдә кагыла. Территория үрле рельфта булганлыктан, өч торакка тигез урын әзерләү өчен гаять күп күләмдә грунт чыгарырга, тау кисәргә туры килә. Фермаларның идәненә һәм тирес чыгару каналларына ташылган бетон күләмен дә күз алдына китерүе кыен. Органиканы җыйнау өчен 6 метр тирәнлектә чокыр казыганнар. Насос белән кудырылган су фермалардагы бөтен сыек тиресне шул чокырга юдырып төшерә һәм айга бер тапкыр кырга чыгарыла. Барысы 390 башка исәпләнгән яңа торакларга беренче сыерлар 28 октябрьдә кертелә. “Гомуми бәясе 125 миллионга төшкән төзелешне Биектауның “Җиһан” җәмгыяте башкарды. Шуның эченнән җиһазлары 20 миллион сумлык. Аларны “Инжстрой” җәмгыяте монтажлады. Хәзер соңгы кушу-көйләү эшләре алып барыла”,–диде Зөфәр Мөхәммәтшин.

Зур финанс чыгымнары сораган төзелешкә алыну комплекста, гомумән, хуҗалыкта эшләүчеләрне бераз борчуга салган. Хезмәт хаклары кысылмасмы һәм башкалар. Киресенчә килеп чыккан. Хезмәткә түләү былтыр уртача 38250 сум булса, быел 9 айга 42800 сумга җиткән. 2021 елга запас акча белән чыгу булышкан, 18 миллион сумлык ашлык саткан булганнар. Кредитны 10 миллионнан артыгын бирмәгәннәр, хәзер аны түләп тә бетергәннәр.

Иң мөһиме, яңа “Европараллель” саву залы булган тораклар сыерларны иркенлеккә чыгарырга, баш санын, җитештерүне арттыру, шулай ук җилендә маститны ачыклау системасы урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Моңа ирешелә дә. Әйтик, сыерлар саны бер елда 80гә, сөт 106 процентка арткан. Бозаулар да тизрәк үсә башлаган. “Безнең төп бурыч – көндәлек сөт сатуны 20 тоннага җиткерү. Хәзергә 19-19,2 тонна белән барабыз”,– ди җитәкче.

Хуҗа­лык­та 10 айга һәр сыерның продуктлылыгы 9514 килограмм (2020дә - 9210 кг) тәшкил итә. (Тулырак район  газетасында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев