Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Депутатлар бәйрәм бүләк итте

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районыбызда күп кенә күңелле чаралар үтте. Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортының урам сәхнәсендә 1 июньдә оештырылган бәйрәм биредә тәрбияләнүчеләрнең керсез күңелендә аеруча истә калырлык булды.

Интернатка  РФ Дәүләт Думасы депутаты,  физик  культура һәм  спорт комитеты рәисе  урынбасары Әмир Хәмитов килде. Ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, район  башлыгы Рәис Миңнеханов  белән  берлектә   интернат коллективы белән очрашты, социаль учреждение эшчәнлеге белән  кызыксынды.

“Балаларны яклау көне – менә дигән бәйрәм. Кызганычка каршы, җәмгыятьтә ныгып  урнашкан нормаларга чакыру ташлаучылар, балалар аңына вәсвәсә  салучылар  да күп. Без аларга бергәләшеп  кенә  каршы тора  алабыз. Безнең төп  бурычыбыз – балалар тормышы һәм бәхете  өчен  барлык шартларны  тудыру. Мин вакыты-вакыты белән аларга үз  мөмкинлекләренә  ышанырга көч табуның никадәр  авыр икәнлеген  яхшы беләм. Ләкин  барысы  да  яхшы булачак. Үз көчләрегезгә  ышанып  карагыз, уңышлар  сезгә”, – диде Әмир Хәмитов бәйрәм  котлавын  җиткереп.

Кичәне алып баручылар депутатка интернатның 60 еллыгы  уңаеннан балалар әзерләгән бүләк тапшырдылар. Рәис Миңнеханов социаль учреҗдениедә  яшәүчеләрне  хөрмәтләп  килгән депутатларга  зур рәхмәт белдерде,  эшләрендә уңышлар теләде. Дәрәҗәле  кунаклар,  чыннан  да,  буш кул белән  килмәгәннәр. Ул көнне барысы да бирелеп  Г.Кариев исемендәге  яшь тамашачы театры актерлары башкаруында  “Кәҗә һәм бүре”  спектален карадылар. 

Мәдәният институтыннан килгән волонтерлар балалар белән төрле уеннар   уздырдылар. Болары Попечительләр советы рәисе Марат  Галиевның бәйрәм  бүләге булды. 

“Без депутатлар белән эшлекле очрашуда  җитди сөйләшү алып бардык.  Алар безгә учреждениегә ничек ярдәм итеп була дип тә сораулар бирделәр. Үзебезнең  фикерләребезне, планнарыбызны җиткердек. Кунаклар иганәче буларак, безгә ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Медицина өлкәсенә дә кагылып  киттек һәм тернәкләндерү аппаратлары белән булышу турында да сүз булды. Барысын да өйрәнәчәкбез, алга таба үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез”,– диде интернат-йорты директоры  Марсель Хуҗин.

Бәйрәм чарасында Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар интернат-мәктәбен тәмамлаган 9 укучыны  да тәбрикләделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X