Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дөньяны роботлар яулап ала!

Туксанынчы елларда “программист” сүзен ишетүгә, күз алдына күзлекле, тузгыган чәчле, һәрвакыт нидер уйланып, аңлашылмаган телдә сөйләнүче ир-егет күз алдына килә иде.

Бүгенге заманда бу образ төптән үзгәрде. Хәзер программистлар зәвыклы киенә, яхшы машинада йөри, акыллы һәм итагатьле булуы белән аерылып тора. Дөрес, районда катлаулы программалар эшли алучылар юк диярлек.  Газета укучыларны Саба гимназиясендә гади программалаштыру белән бәйле робот  техникасы дәресләрен  алып  баручы, мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Фидан Хафизов таныштырырга булдык. Гимназияда 2014 елдан бирле эшли. Ул елларда техник һөнәрләр буенча белем бирү түгәрәкләре киң колач җәйде. Аның алдына  шушы юнәлештә гимназиядә эшләү максаты куела. Хәзерге көн­нәрдә робототехника  түгәрәгенә 60лап бала йөри. “Иң беренче чиратта балаларны роботлар ясау һәм алар тиешле хәрәкәтләр эшләсен өчен кодлар язуга өйрәтү белән кызыктырам. Киләчәктә  һөнәр итеп сайласалар, акчалы эш икәнен дә искәртеп китәм. Ләкин безнең һөнәрдә укучы математика, физика, информатика һәм логика фәннәрен дә яхшы белергә керә. Һәм, әлбәттә, гел үз өстеңдә эшләп торырга кирәк”, ди Фидан Хафизов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев