Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дүрт балага гомер биргән Хәтимә әбинең 10 оныгы, 18 оныкчыгы бар

Ике басу Арташ авылында яшәүче Хәтимә Зиннәтулла кызы Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов тәбрикләде.

 Хәтимә Зиннәтулла кызы 1933 елның 9 октябрендә Югары Шытсу авылында Зиннәтулла һәм Гөлмәдинәләр гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Шул ук авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Бала чагы авыр вакытта үтә. Басуда башак та җыялар. Колхозда нинди эш бар, барсында да хезмәт куялар. Яшүсмер кызларга урман кисү дә эләгә. 

Ике басу Арташ авыл егете Хәсәнов Нәкыйфкә 1959 елда тормышка чыга һәм шушы авылда яшәп гомер итә. Тормыш иптәше Нәкыйф белән 2 ул һәм 2 кызга гомер бүләк итәләр. Икшермә совхозында төрле эштә эшләп пенсиягә чыга. Тормыш иптәше вафат булганга да 17 ел гомер үткән. Бүгенге көндә булганына шөкер итеп төп нигездә улы Илшат, килене Рәзинә, оныгы Әлфис һәм аның тормыш иптәше Альбина белән кадерле әни, кадерле дәү әби булып гомер кичерә. Дәү әбинең 10 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев