Саба таңнары

Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде

Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык

Ел елга  охшап  килми: былтыр майдагы тансык  яңгыр быел кыр эшләренең  сузылуына китерде. Һәрнәрсәнең  үз  вакыты бар.  Бабаларыбыз язгы чәчүнең бер  көнгә  соңаруы уракны 3  көнгә тоткарлый дигән. Димәк, агротехник  сроктан 10 көнгә артка  калынса, урып-җыю бер ай  соң башланачак дигән   сүз.

Былтыр бу  вакытта бәрәңге  утыртуга  керешсәләр, кичәге  көнгә республикада сабан  культуралары чәчү барлык мәйданнарның 63,2, безнең районда 41,1 процентында башкарылган  килеш.

Шул  ук  вакытта яңгырга  кадәр эшне  төгәлләгән хуҗалыклар  да бар. Мисалга, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында игенчеләрнең күңеле тыныч. Нәфис Шакиров “Нью-холланд”ка тагылган “Агромастер” чәчкече белән 626 гектарда эш башкарган.  Аңа “ДТ-75” тракторы белән Фәим Нотфуллин (255 га.), “МТЗ–1221”  белән Хәмит Галиев (134 га.)  ярдәмгә  килгән. “Инде чәчелгән мәйданнарның 80 процентында игеннәр тишелеп чыкты. Җирдә дым   күп.  Көннәрнең  салкынча торуы арпа  культурасының   корткычларга бирешмәвенә  китерә. Ныклап кыяк үсеп  киткәч, бөҗәкләр аңа зур  зыян  сала  алмый. Хәзер механизаторлар  алдында 500 гектарда кукуруз чәчү бурычы тора.  Рәис Шакиров 75 гектарда  эш башкарды  инде”,– ди фермер-җитәкче Зөфәр Мөхәммәтшин.  

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә дә 1618 гектарда (план 1904 га.) бөртекле-кузаклы культуралар чәчәргә  өлгергәннәр.  Ленар Зарипов  “Сэлфорд”  агрегатында – 495, Динар Хәертдинов һәм Рамил Мирзегалләмов “Хорш” комплексы   белән – 461,  “СЗП”ларда Сәлим Сираҗиев – 264,  Расил Галиев  100 гектарда  эш башкарганнар. Механизаторлар Минтимер Газизов –70, Дамир Каюмов  40 гектарда  кукуруз  чәчкәннәр. Эш барышын  агроном Нияз Галиев даими контрольдә тота һәм агропаспортларга сыйфат билгесе  куеп бара. Әйтик, “4”ле  билгесе өчен  хезмәт  хакына – 25, “5”легә 50 процент өстәмә түләнә.  Моннан тыш һәр  норма-смена  өчен 5 килограмм исәбеннән  ашлык бирү дә каралган.  Иң  югары    күрсәткечкә ирешкән Эзмә һәм Шекше бүлекчәләре механизаторлары Сабантуйда “Чәчү батырлары” булып игълан ителәчәкләр. (Сүз  уңаеннан, быел хуҗалыкның уртак сабан бәйрәме бер генә  урында – Иләбәр  янындагы  яңа мәйданчыкта  үткәреләчәк).

“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесендә 900 гектарда сабан  культуралары орлыклары туфракка  күмдерелгән. Шуның 644 гектары –“Фиат Агро” агрегатында Ришат Фәләховның тырыш  хезмәте. Эшнең темпы гына  түгел,  сыйфаты  да  алгы  планда. Хуҗалыкта механизаторларга  сыйфат  өчен прогрессив   кызыксындыру  чаралары  да билгеләнгән. “Башта барлык механизаторларга норма-сменага каралган акчаның 80 процентын түлибез. Аннары  белгечләр составындагы комиссия белән кырларны  тикшереп  чыгабыз һәм бер квадрат метрдагы тишелешкә карап баллар  куябыз. Гомуми 65 балл  чыга икән, ул сыйфатлы эшләнгән булып  санала һәм 30 процент өстәмә исәпләнә. Түләү шартларын барлык механизаторлар да белеп тора”,– дип аңлатты безгә Илдария  Вәлиева.

Аерым  культураларга   кил­гәндә, район буенча  арпа – 6886,  солы – 1317, бодай – 1445, борчак – 453,  күпьеллык үләннәр 1512 гектарда  чә­челгән.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: