Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ел саен үткәрергә кирәк”

Ана өчен урамда уйнап йөргән баласының машина астында калуы турында ишетүдән дә үзәк өзгечрәк хәбәр булырга мөмкинме? Гомумән, 2020 елда Россия юлларында үлгән балаларның җәяүлеләр өлешенә 37 проценты туры килгән. Хәзерге вакытта балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә дучар булуын булдырмау максатында нинди генә чаралар күрелми. Ике елга бер үткәрелүче “Яшел ут” республика бәйгесе дә моңа мисал була ала.

Гомумән, соңгы 10 елда юлларда балалар үлеменең ике тапкыр кимүе профилактика эшенә бәйләп аңлатыла. “Яшел ут” бәйгесенә килгәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тормышка әзерләүнең башлангыч күнекмәләрен булдыруны үз эченә алган. Быел конкурста катнашырга 10 тәрбияче һәм 9 балалар бакчасы коллек­тивы теләк белдергән иде. Педагоглар беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар. Шө­гыль­ләрне “Кыңгырау” һәм “Әллүки” кечкенәләр төркеме балалары белән күрсәттеләр.

“Конкурсның муниципаль туры кысаларында балаларны юлларда үзләрен имин тоту кагыйдәләрен өйрәтүдә тәрбиячеләр инновацияле алымнарга һәм ысулларга нигезләнгән алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар. Шөгыльләр уеннар, квестлар, сәяхәтләр формасында үтте. Балалар юлларга куелган светофорларның билгеләнешен, сигналларын һәм юл билгеләрен тануда белем күнекмәләрен ныгыттылар. Күмәк чаралар ярдәмендә бакчаларга йөрүчеләрдә урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруда әһәмияте бик зур”,– дип аңлатты конкурсның максатын район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Луиза Гомәрова.

Без Сабаның “Кыңгырау” бакчасында тәрбиячеләр Ләйсән Заһидуллина (“Бә­ләкәч”), Сиринә Хәлилова (“Теремок”), Равилә Хәм­зина (“Салават күпере”), Рә­хилә Сабирова (“Шатлык”), Айгөл Шакирҗанова (“Әллүки”) шөгыльләрен карадык. Барысы да үзләре моңарчы күреп белмәгән балалар белән ничек тиз уртак тел таба алганнарын беренче мизгелләрдә үк күрсәттеләр. Мәктәпкәчә тәрбия алымнары һәр хәрәкәттә, һәр әйтелгән сүздә чагылыш тапты. Балалар робот машиналарына маршрут билгеләделәр. Айболитка Африкага барырга уңайлы транспорт сайларга булыштылар, җил алып киткән юл бил­геләрен кабат үз урыннарына дөрес итеп урнаштырдылар, пазллар ярдәмендә дә ялгышмыйча җыйдылар.

“Конкурста беренче тапкыр катнашуым. Балаларга йөк машинасы юлдагы хәрәкәте белән бәйле шөгыль үткәрдем. Барысына да кызык иде, залдан чыгып китәселәре дә килмәде. Үземне беренче күргән балалар белән дә гомер буе эшләгән кебек хис иттем. Аларның миңа шунда ук елышканын тойдым. Алган тәэсирләр әле ел буе дәвам итәчәк. Мин “Яшел ут” бәйгесен ел саен үткәрергә кирәк дип саныйм”,– дип кичерешләре белән уртаклашты 11 ел тәрбияче стажлы Равилә Хәмзина.

 

Шәмәрдәндәге ул эшләгән “Салават күпере“ бакчасында балаларны юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру әти-әниләр белән берлектә алып барыла.

Хәзер Равилә Рәшит кызы “Яшел ут-2022” кон­кур­сының республика этабында район данын яклаячак. “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әйткәнчә, моның өчен Казанга әзер­ләп җибәрелгән пап­каның иң яхшы 10 ди­дактик материал исемлегенә ке­рүе шарт. “Өметләр барыбер зурдан. Үз-үземә нык ышана торган кеше инде мин”,– диде район этабы җиңүчесе. Балалар бакчалары арасында муниципаль этапта 1нче урын “Шатлык” балалар бакчасына бирелде. ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова, мәгариф идарәсе методисты Айгөл Ханәфиева бәйгедә катнашкан барлык тәрбиячеләрне һәм балалар бакчаларын кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев