Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭЛЬБРУСТА – САБА ӘЛӘМЕ

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова безне үзенең укучысы – әлерәк кенә Эльбруста Саба әләмен җилфердәткән атлет Лилия Шакирова белән таныштырды. Спортчы кыз китап укырга да ярата икән. Сабага кайткан саен китапханәгә сугылмый калмый.

Лилия тумышы белән Татар Икшермәсе кызы. Сабада аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбен тәмамлаган. Хәзер Казанда яши, эшли һәм профессиональ спорт белән шөгыльләнә. Рәсми ярышта беренче тапкыр 2016 елда кат­наша. Спортның трейл­ран­нинг юнәлешен, ягъни рельефлы урыннарда, таулар­да, урман эчләре буйлап йө­герүне сайлый. Былтыр Ли­лия Краснодар өлкәсендә “Кав­каз 100 км” ультрамарафонында катнашып 57 километр араны 6 сәгать 45 минутта үтте һәм хатын-кызлар ара­сында 1 урынны яулый. Фи­нишка килгәндә, көчле ихтыярлы, җитез Лилиябез кулында Саба әләме була. Инде ме­нә шушы күңелле картина Кав­каз тавында да кабатланды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев